Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россия Хөкүмәте юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләрне раслады

Россия Хөкүмәте юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләрне раслады. Әгәр руль артындагы кешенең машина йөртү стажы ике елдан азрак булса, аңа автомобиленә "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесен урнаштырмыйча юлга чыгу тыела. Шулай ук әлеге карар нигезендә, мопед һәм мотоцикл йөртү стажы ике елдан артык булган очракта гына пассажир утыртырга ярый. Зур һәм куркыныч йөк...

Россия Хөкүмәте юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләрне раслады. Әгәр руль артындагы кешенең машина йөртү стажы ике елдан азрак булса, аңа автомобиленә "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесен урнаштырмыйча юлга чыгу тыела. Шулай ук әлеге карар нигезендә, мопед һәм мотоцикл йөртү стажы ике елдан артык булган очракта гына пассажир утыртырга ярый. Зур һәм куркыныч йөк ташучы транспорт чаралары белән идарә итү өчен дә машина йөртү стажы ике елдан ким булмаска тиеш.
Россиядә өндәү билгесеннән гыйбарәт "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесе рәсми рәвештә 2009 елның 1 мартында кертелгән иде. Күпләр аны урнаштыруны мәҗбүри түгел дип исәпләде, икенчеләре "чәйнек" билгесенә алыштырды. "Тәҗрибәсез йөртүче" билгесе машинаның арткы ягына тышкы яктан ябыштырылырга тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, автоинспекторлар транспорт чарасын файдалануны тыя торган административ җаваплылык чараларын күрергә хаклы.
чыганак:http://intertat.ru/tt/haerle-yul/item/65499-elektron-hezm%D3%99t-tiz-d%D3%99-u%D2%A3aylyi-da.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев