Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Россиядә җинаять өчен яңа төр җәза кулланыла башлады

Россиядә 1 гыйнвардан җинаять өчен яңа төр җәза гамәлгә керде - мәҗбүри йөкләнгән эшне башкару: аңа тартылган кешеләр дәүләт кушкан урында эшләячәк. Россиядә 1 гыйнвардан җинаять өчен яңа җәза гамәлгә керде - мәҗбүри йөкләнгән эшне башкару. Бу төр җәзага тартылган кешеләр дәүләт кушкан урыннарда эшләячәк, ә үзләре бу вакытта махсус...

Россиядә 1 гыйнвардан җинаять өчен яңа төр җәза гамәлгә керде - мәҗбүри йөкләнгән эшне башкару: аңа тартылган кешеләр дәүләт кушкан урында эшләячәк.
Россиядә 1 гыйнвардан җинаять өчен яңа җәза гамәлгә керде - мәҗбүри йөкләнгән эшне башкару. Бу төр җәзага тартылган кешеләр дәүләт кушкан урыннарда эшләячәк, ә үзләре бу вакытта махсус төзәтү үзәкләрендә яшәячәк. Әлеге үзәкләрдә колонияләр белән чагыштырганда, шартлар җиңелрәк булса да, әмма шулай да ирекле йөрү тыелачак, дип яза "Российская газета".
Төзәтү үзәкләрендә гражданнарга аерым йокы урыннары тәкъдим ителәчәк, әмма аларны биредә ашату каралмаган. Киемнәр, аяк киемнәре һәм ашау гражданның үз хисабына булачак. Шуның өчен хезмәт хакы ашауга җитәрлек булырга тиеш дигән таләп куела. Төзәтү үзәкләрендә бары тик мохтаҗ кешеләрне ашату һәм киендерү генә планлаштырыла. Төзәтү үзәге хакимияте хөкем ителгәннәрне яшенә, сәламәтлегенә һәм башка сәбәпләрне исәпкә алып, аларны эшкә урнаштырырга тиеш була.
Россия Юстиция министрлыгы хөкем ителгәннәрне төзәтү үзәгеннән тыш, тагын башка предприятиеләрдә дә, мәсәлән, зур төзелешләргә, мәҗбүри йөкләнгән эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче тагын бер закон проекты әзерләгән. Ул чакта хөкем ителгән кешеләр махсус тулай торакларда яшәячәк. Шул ук вакытта алар үзләренең төзәтү үзәкләренә барып, теркәлеп килергә тиешле булачак.
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Россия Җинаять кодексында хезмәт белән бәйле өч төр җәза каралган. Беренчесе төзәтү эшләре - кеше гадәттәгечә эшкә йөри, ләкин аның хезмәт хакыннан акча тотып калына, икенчесе - мәҗбүри эшләр - бу аны буш вакытта иҗтимагый файдалы эшкә, мәсәлән, койма буяуга, урам себерүгә һ.б. җәлеп итү, аңа эш урынын җирле хакимият билгели. Ә өченчесе - мәҗбүри йөкләнгән эш - 2017 елның 1 гыйнварыннан гына кулланыла башлады.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/02/132511/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев