Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Руль артында – эчкән хәлдә

РФ Эчке эшләр министрлыгы дәүләт инспекциясе, медицина хезмәткәрләре һәм башка профильле хезмәт оешмалары белән берлектә, транспорт белән идарә итүчеләрнең аекмы, түгелме икәнлекләренә тоташ тикшерү уздыра. Әйтергә кирәк, ел саен Россия юлларында руль артына эчкән хәлдә утыручылар гаебе белән 2 меңнән артык кеше тапталып үлә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт...

РФ Эчке эшләр министрлыгы дәүләт инспекциясе, медицина хезмәткәрләре һәм башка профильле хезмәт оешмалары белән берлектә, транспорт белән идарә итүчеләрнең аекмы, түгелме икәнлекләренә тоташ тикшерү уздыра. Әйтергә кирәк, ел саен Россия юлларында руль артына эчкән хәлдә утыручылар гаебе белән 2 меңнән артык кеше тапталып үлә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе 8-10 мартта гына да республикада 200 кешенең исерек килеш транспорт белән идарә иткәнлеген ачыклаган, 9 марттан 10 мартка каршы төндә - 115, гомумән, соңгы 2 айда әлеге сан 3,5 меңнән артык тәшкил итә (узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда +13,8 процент).
Узган елда республикабыз территориясендә транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләр гаебеннән 381 транспорт һәлакәте чыгып (барлык һәлакәтләрнең 8,1 проценты), нәтиҗәдә 76 кешенең гомере өзелгән һәм 581е имгәнгән, җәрәхәтләнгән, шулай ук быел 2 айда гына да 20 шундый очракта 3 кеше һәлак булган һәм 29ы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев