Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сак булыгыз: мошенниклар

... 2012 елның 8 гыйнвар көнендә Казанда яшәүче ир-егетнең кәрәзле телефонына "Шевроле Круз" автомашинасы отуы турында SMS хәбәр килә. Шунда ук хәбәрләшү өчен телефон номеры да күрсәтелә. Егет, номер буенча шалтыратып, тиешле сайтка керә һәм аның кебек приз отучыларның телефон номерларын күрә. Ә ул номерларда берничә генә сан күрсәтелгән була....

... 2012 елның 8 гыйнвар көнендә Казанда яшәүче ир-егетнең кәрәзле телефонына "Шевроле Круз" автомашинасы отуы турында SMS хәбәр килә. Шунда ук хәбәрләшү өчен телефон номеры да күрсәтелә. Егет, номер буенча шалтыратып, тиешле сайтка керә һәм аның кебек приз отучыларның телефон номерларын күрә. Ә ул номерларда берничә генә сан күрсәтелгән була. Шуларның берсендә үзенең номерының соңгы саннары туры килә. Егеттә ышаныч арта һәм сайтта язылган инструкцияне берсүзсез үтәргә керешә. Чит ил машинасына хуҗа булу өчен 1 сәгать эчендә машина бәясенең 1 процентын күчерергә кирәк була. 6200 сум акча күчергәч, егет шикләнә башлый. Хәбәрләшү өчен алдагы номерга шалтырата, машинадан баш тартуы турында әйтә. Аңа акчаны тәкъдим итәләр, ләкин моның өчен отылган суммадан тагын 1,75 процент акча түләргә тиешлеген дә искәртәләр. Моның дөрес түгеллеген аңлап, егет сөйләшүне өзә һәм акча күчерү компаниясенең иминлек хезмәтенә шалтыратып, үзенең акча күчермәсен туктатуны сорый, аннары полициягә мөрәҗәгать итә.
... Казанда яшәүче 1938 елгы пенсионерга шалтыратып, билгесез кеше, сатып алынган дарулар өчен компенсация түлим дип, аның 527000 сум акчасын үзләштерә.
2010 елда әлеге пенсионер, барлык бәясе 80 мең сум булган кыйммәтле дарулар сатып алу өчен, почта аша җибәрелә торган дарулар сатучы Мәскәү фирмаларының берсенә мөрәҗәгать итә. 2011 елның декабрь аенда билгесез кешеләр әлеге пенсионерга шалтыратып, алган даруларының файдасы хакында кызыксыналар. Соңрак тагын шалтыратып, әлеге фирманың ясалма, ялган дарулар белән сату итүе, фирмага карата суд булуы хакында һәм суд карары нигезендә пенсионерга зыян китергәне өчен 1,5 млн. сум күләмендә компенсация түләнергә тиешлеге турында әйтәләр. Ләкин бу сумманы алу өчен банк счетына компенсациядән 13 процент күләмендә салым түләргә кирәк. Күпме генә кисәтүләргә карамастан, пенсионер акча күчерүне дәвам итә.
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр игътибар иткән булсагыз, без кибетләрдә, терминал булган урыннарда мошенниклардан саклану турында кисәтүләр урнаштырган идек. Сак булыгыз. Алдакчылар тозагына эләкмәс өчен акча белән бәйле эшләрне башта кат-кат тикшерегез. Үз иминлегегез үзегезнең дә кулларда.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев