Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сакланганны саклармын, дигән

Укучыларның язгы каникул көннәрендә Актаныш гимназиясенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары (ЮИД) отряды кыз-малайлары, район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен булдырмауга юнәлдерелгән акция үткәрделәр. Каникулда буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәргәнгә, нәкъ шушы чорда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре арта. Уен белән мавыгып, шаярышып, юлга кинәт балалар йөгереп...

Укучыларның язгы каникул көннәрендә Актаныш гимназиясенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары (ЮИД) отряды кыз-малайлары, район ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен булдырмауга юнәлдерелгән акция үткәрделәр.
Каникулда буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәргәнгә, нәкъ шушы чорда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре арта. Уен белән мавыгып, шаярышып, юлга кинәт балалар йөгереп чыгарга мөмкинлеген һәрчак исләрендә тотып, машина руле артындагыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк.
Рейдта ЮИД отряды кыз-малайлары машина йөртүчеләрне, җәяүлеләрне туктатып, юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, җәяүлеләр өчен яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында буклетлар, шундый үзлеккә ия беләзекләр, "Добрая дорога детства" газетасы саннарын өләштеләр.
- 2013-2020 елларга кабул ителгән максатчан программа нигезендә, юлларда бәла-казаларны киметү, фаҗигаләрне булдырмау максатыннан, профилактик чаралар үткәрүне дәвамлы алып барабыз. Мондый рейдлар алга таба да узачак. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөрүне дәвам итәчәкбез, - ди район ЮХИДИ фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев