Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Салым белән бәйле 4 сорауга җавап

Һәр салым түләүчене кызыксындырган төп сорауларга вернемналог.рф һәм Салым федераль хезмәте белгечләре ачыклык кертте.

- Сәламәтлек һәм уку өчен салым «вычеты»н ничек кайтарырга?

– Түләүле медицина оешмаларында тикшерү узган, дәваланган өчен салым кайтарту мөмкин. Үзегез өчен генә түгел, хәтта ир йә хатын, әти-әнисе, 18 яше тулмаган бала өчен дә. Табиб кушуы буенча сатып алынган дарулар өчен дә 13 процент акчаны киреп кайтарырга мөмкин. Шулай ук барлык гаилә әгъзалары өчен дә.

Дәвалану гадәти һәм кыйбатлы булырга мөмкин. Әйтик, пластик операция, ЭКО ясату. Гадәти дәвалану вакытында 120 мең сумга кадәр хезмәтләрдән файдаланырга һәм 15 600 сум «вычет» алырга мөмкин. Әгәр дә дәвалану кыйбатлы процедуралар исемлегенә керә икән, димәк, тулы бәядән 13 процентны кайтартырга хокукыгыз бар.

Шундый ук кагыйдә буенча уку өчен түләүдән дә матди өлеш кайтартырга мөмкин (24 яшькә кадәр). Уку йортының лицензиясе булу шарт. Аны салым органнарында сорыйлар. Уку өчен түләү «вычет»ының күләме елына 50 мең сумнан исәпләнә. Иң күбе – 120 мең сум.

-Быел салым «вычет»ына бәйле нинди үзгәрешләр гамәлгә керде?

Беренчедән, 3-НДФЛ декларациясен һәм раслаучы документларны тапшырмыйча гына салым «вычет»ын алуның гадиләштерелгән тәртибе барлыкка килде. Әлегә гадиләштерелгән тәртип бары тик ике төргә генә каралган: инвестицион һәм милек «вычет»лары. Акчаны кайтарту өчен кирәкле белешмәләр банклардан, брокерлардан һәм башка салым агентларыннан мәгълүмат алмашу өчен махсус программа аша салым агентларына керәчәк. Шунысы да бар: болай итеп салым кайтару 2020 елдан башланган килешүләргә генә кагыла.

Икенчедән, спорт белән шөгыльләнү өчен дә салым кайтарту мөмкин.

Өченчедән, салым инспекциясе хәзер эш бирүчегә физик затның «вычет»ка хокукы булуын раслый торган хәбәрне үзе җибәрә.

Дүртенчедән, 3-НДФЛ декларациясендә 3 һәм 5 елдан да ким булган күчемсез милекне сатудан кергән керемнәрне күрсәтмәскә мөмкин (объектны сату бәясе милек «вычет»ы суммасыннан артмаган очракта).

- Быел кайсы еллар өчен салымны кайтарырга мөмкин?

-2019, 2020, 2021 еллар өчен. Ягъни соңгы 3 салым чоры өчен кайтартыла.

- Пенсионерның салым «вычет»ына хокукы бармы?

Пенсионерлар салым «вычет»ыннан фадалана алмый, чөнки алар НДФЛ түләми. Пенсияләргә НДФЛ салынмый (Россия Салым кодексының 217 маддәсенең 2 пункты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев