Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Санлы товарлар

Сервиска язылу, электрон китап, онлайн кинотеатр, музыкага "подписка" яки компьютер программасы кебек санлы товарларны сатып алган очракта кулланучы хокуклары якланамы икән? Бүгенге көннең актуаль соравы бу. иптәшләр!

Сатып алганчы, сынап карарга кирәк

 

                                             Кире кайтару кебек күңелсез гамәлләрне булдырмас өчен, санлы продукт сатып алыр яки сервиска язылыр алдыннан сынап карау версияләреннән файдалану яхшырак. Программа белән тәэмин итүне эшләүчеләрнең барысы да диярлек кулланучыга программаның мөмкинлекләре һәм аның җайланмалары белән танышырга мөмкинлек бирә (тест). Электрон китаплар сату буенча сервислар, мәсәлән, китапның башын бушка уку мөмкинлеген бирә. Музыкаль һәм киносервислар билгеле бер чорга язылуны бушлай бирә. Менә шул вакыт эчендә эшләп, укып, тыңлап карагач инде хәл итәргә була: сервис өчен түләргәме яки аннан баш тартыргамы.


                                             товарларның сынау версияләрен, билгеле бер чорга бушлай язылуны активлаштырганда, исегездә тотыгыз, автомат рәвештә сез аны озайтуга килешәсез (еш кына “автопродление” килешү буенча бара). Шуңа күрә акча түлисегез килмәсә, аларның тәмамлану вакытын онытмагыз һәм кирәкмәсә, тизрәк “настройка”ларга кереп, подпискадан баш тартыгыз.


Цифрлы товар өчен акчаларыгызны

кире кайтарырга теләгән очракта нишләргә?


                                             Сатып алганчы сатучының сайтында белешмә мәгълүматны игътибар белән укыгыз. Намуслы сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр үз товарларын һәм хезмәтләрен сату яки лицензияләү кагыйдәләрен, шул исәптән кире кайтару шартларын да тасвирлый.


                                             Әгәр дә сез товарны яки хезмәтне сатып алгансыз һәм аннан баш тартырга теләсәгез, ә сайтта кире кайтару турында бернинди мәгълүмат юк икән, сатучыга яки хезмәт белән тәэмин итүчегә турыдан-туры проблемагызны җентекләп языгыз.


                                             Очраклы гына, хаталанып нәрсәдер сатып алган очракта (мәсәлән, берәр музыкаль подписка) аның белән кулланмагыз, бу сатучыга сезнең чынлап та хаталануыгызны дәлилләр өчен кирәк.

                                             Кайбер сатучылар сез сатып алган файл кулланылмаган очракта (алар моны тикшерәләр) акчаны кире кайтарырга әзерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев