Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сату кагыйдәсен бозмасыннар

- Балигъ булмаганнарга сыра һәм алкоголь продукциясе сатуның шаһиты булган очракта нишләргә? Әлеге сорауга Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе Д.Гафарованың түбәндәге җавабын тәкъдим итәбез: -Көннең кайсы вакыты булуга...

- Балигъ булмаганнарга сыра һәм алкоголь продукциясе сатуның шаһиты булган очракта нишләргә?

Әлеге сорауга Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе Д.Гафарованың түбәндәге җавабын тәкъдим итәбез:

-Көннең кайсы вакыты булуга карамастан, балигъ булмаганнарга сыра яки алкогольле продукция сату очрагына тап булсагыз, яки үз ихатасында яки фатирында самогон ясап сатучы күршеләрегез барлыгын белеп алсагыз, үзегезнең гражданлык уяулыгыгызны күрсәтергә киңәш итәбез. Андый вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының "кайнар линия" телефонына шалтыратырга кирәк. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак, урынга барып тикшереләчәк.

Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 14 декабрь, 2011 98 (9640) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев