Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сез инде хәзер зурлар

- Киләчәктә сезне тәрбияле, акыллы, зыялы, дәрәҗәле шәхесләр итеп күрергә, бары тик игелекле яхшы гамәлләрегез турында гына ишетергә телибез. Сезнең белән горурланырга язсын, - дигән изге теләкләрдә узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов һәм Рәсәй Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныштагы территориаль пункты башлыгы Эльвира Гарипова районыбызның...

- Киләчәктә сезне тәрбияле, акыллы, зыялы, дәрәҗәле шәхесләр итеп күрергә, бары тик игелекле яхшы гамәлләрегез турында гына ишетергә телибез. Сезнең белән горурланырга язсын, - дигән изге теләкләрдә узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов һәм Рәсәй Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныштагы территориаль пункты башлыгы Эльвира Гарипова районыбызның балигълык яшенә җиткән 74 кыз һәм егетенә шәхесләрен раслаучы төп документ - паспорт тапшырдылар.
Рәсәй гражданы булып исәпләнү, үзеңне шушы илнең бер кисәкчеге итеп хис итү - олы дәрәҗә һәм горурлык. Хисләрен сиздермәскә, үзләрен зурларча тотарга тырышсалар да, яшьләрнең дулкынланулары йөзләренә чыккан.
Наил Фәттахов, кадет мәктәбе: Паспорт алу - ул зураюга тагын бер адым. Рәсәй Федерациясенең тулы хокуклы гражданы булам дигән сүз. Мин бик шат.
Алинә Әгъләмова, Киров мәктәбе: Бу чараны мин күптәннән көтеп алдым. Паспорт алу - минем өчен зур дәрәҗә. Бүген мин Рәсәйнең тагын бер гражданы булдым, димәк, хәзер үземнең һәр адымым өчен закон каршында, ил каршында үзем җавап бирә башлыйм. Бүгенге бәйрәмгә әти-әнием икесе дә килделәр, бик сөенәләр. Алар йөзенә кызыллык китермичә, биргән тәрбияләрен, үгет-нәсихәтләрен күңел түремдә саклап, үтәп яшәрмен дип ышандырам.
Равил Шәехов, Актанышның 1нче мәктәбе: IX сыйныфны тәмамлагач, Казанга укырга китәргә җыенам, мөстәкыйль тормышка аяк басканда паспортсыз берничек тә булмый. Паспорт алуыма бик сөенәм, Рәсәй гражданы булуым белән горурланам.
Зөһрә Шәйхенурова, Актанышның 1нче мәктәбе: Минем өчен бүгенге көн аеруча үзенчәлекле, тантаналы. Мин граждан буларак өлгергәнлек чорына аяк басам.
Ләйлә Шәйхенурова, Зөһрәнең әнисе: Сизелмичә 14 ел үтеп тә киткән, балаларыбыз үсеп җиткән. Кызым өчен бу - зур вакыйга. Ул үз гамәлләре өчен үзе җавап бирә башлый. Берүк акыллы, тәүфыйклы, сәламәт булып кына үсеп җитсен, гомер буе аңа карап сөенеп яшәргә генә язсын. Паспорт тапшыруны матур бәйрәм, тантаналы чара итеп үткәрү бу көннең әһәмиятен ныграк төшендерә. Шулай зурлаулары, оештырулары өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев