Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ә сезнең йортыгыз биклеме?

Быелның 10 аенда районда йортлардан урлашу фактлары буенча 9 җинаять эше кузгатылган. Шуның 4се әлегә ачыкланмаган. Йортлардан урлашуларга китергән сәбәпләр: йорт ишекләрен бикләмәү, исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң шешәдәш дусларының хуҗаның "йомшаклыгыннан" файдаланулары. Урлашулар кайларда кылынган соң? Яңа Әлем авылында яшәүче электән дә хөкем ителгән, 1953 елгы граждан авылдашының өенә үтеп...

Быелның 10 аенда районда йортлардан урлашу фактлары буенча 9 җинаять эше кузгатылган. Шуның 4се әлегә ачыкланмаган. Йортлардан урлашуларга китергән сәбәпләр: йорт ишекләрен бикләмәү, исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң шешәдәш дусларының хуҗаның "йомшаклыгыннан" файдаланулары.
Урлашулар кайларда кылынган соң? Яңа Әлем авылында яшәүче электән дә хөкем ителгән, 1953 елгы граждан авылдашының өенә үтеп кереп, 1500 сум акчасын урлый.
9 март иртәсендә Актаныш авылында яшәүче гражданканың фатирыннан алтын бизәнү әйберләре алып чыгып китәләр.
10 майда 11.00 сәгатьләр тирәсендә Актаныш авылында яшәүче, электән дә читләр мөлкәтенә кул сузган, 1990 елгы граждан, авылдашы һәм танышының өй алдыннан кабель урлый.
14 майда Пучы авылында яшәүче гражданның йортыннан 5000 сум акча урлап чыгып китәләр.
1 июнь көнне, Яңа Әлем авылында яшәүче, 1974 елгы гражданка авылдашының йортыннан монитор һәм клавиатура урлый.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 ноябрь, 2012 89 (9732) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев