Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штраф түләмәсәң...

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штрафны вакытында түләмәгән очракта, штраф суммасы ике тапкырга арта (тик икеләтә күләмдә салынган штраф 1000 сумнан артырга тиеш түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы каралган. Мәсәлән, штраф күләме 100 сум булып, ул тиешле вакытында түләнми калса, яңа штраф 200...

РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штрафны вакытында түләмәгән очракта, штраф суммасы ике тапкырга арта (тик икеләтә күләмдә салынган штраф 1000 сумнан артырга тиеш түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы каралган.
Мәсәлән, штраф күләме 100 сум булып, ул тиешле вакытында түләнми калса, яңа штраф 200 сум түгел, ә 1000 сум булачак. Бу алдагы штрафны түләүдән азат итми, һәм ике штрафны түләү дә мәҗбүри куела. Өстәвенә, күрсәтелгән үзгәрешләр РФнең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 20.25 маддәсе буенча суд приставы-башкаручысына беркетмә төзергә хокук бирә.
РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 31.9 маддәсе нигезендә, административ эш буенча карар законлы көченә кергәннән соң 2 ел эчендә үтәлергә тиеш. Әлеге Кодексның 4.6 маддәсендә күрсәтелгәнчә, административ җәзага тартылган зат карар үтәлгәннән соң да 1 ел дәвамында административ җәзага тартылган булып исәпләнә.
Бүгенге көндә банклар һәм хезмәт күрсәтү терминалларыннан штраф түләү турындагы мәгълүмат электрон рәвештә ЮХИДИ бүлекчәләренә тапшырылып бара. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең рәсми интернет - порталында (gibdd.tatarstan.ru яки rpolis.ru) түләнмәгән штрафлар хакында белергә була. Ә uslugi. tatarstan.ru сайты аша банк пластик картасы ярдәмендә дәүләт пошлинасын һәм штрафны түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә, барлык районнар бүлекчәләрендә, шул исәптән Актаныш ЮХИДИ бүлекчәсендә дә түләү өчен терминал урнаштырылды. Шулай ук ТРда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штраф күләмен белү һәм түләү мөмкинлеген бирүче инфоматлар челтәре дә киң тарала. Төрле күңелсезлекләрдән котылу максатыннан ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны тиешле вакытында түләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев