Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штраф түләмәсәң – кабат 1000 сум штраф

2011 елның августыннан РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсенә кагылышлы үзгәрешләр үз көченә кергән иде. Бүгенге көндә, әлеге маддә нигезендә, административ штрафны вакытында түләмәгән очракта, штраф суммасы ике тапкырга арта (тик икеләтә күләмдә салынган штраф 1000 сумнан аз булырга тиеш түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы каралган....

2011 елның августыннан РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсенә кагылышлы үзгәрешләр үз көченә кергән иде. Бүгенге көндә, әлеге маддә нигезендә, административ штрафны вакытында түләмәгән очракта, штраф суммасы ике тапкырга арта (тик икеләтә күләмдә салынган штраф 1000 сумнан аз булырга тиеш түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы каралган. Мәсәлән, штраф 100 сум булып, ул түләнми калса, яңа штраф 200 сум түгел, ә 1000 сум булачак. Бу алдагы штрафны түләүдән азат итми, һәм ике штрафны да түләү мәҗбүри куела. Закон буенча штрафны 40 көн эчендә түләргә кирәк. Әлеге 40 көннең 30 көне үз ирегең белән түләү өчен бирелсә, 10 көне исә- шикаять бирү өчен. Машина йөртүчеләр өчен штрафны тиешле вакытында түләмәгән өчен 20.25 маддә нигезендә, административ җаваплылык карар чыкканнан соң 41 нче көндә барлыкка килә. Ягъни, карар 10 көн узгач законлы көченә кереп, 30 көн эчендә ирекле рәвештә түләү вакыты үткәннән соң.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 20 гыйнвар, 2012 5 (9650) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев