Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штрафлар арта

2012 елның 1 гыйнварыннан РФнең административ хокук бозулар турындагы Кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, юл хәрәкәте иминлеген бозган өчен салынырга тиешле штрафлар күләме арттырылды. Җиңел таксида пассажир һәм йөк йөрткәндә хокук бозулар өчен җаваплылык кертелде. Мәсәлән, машинаның такси билгесе яки яктырткычы булмаса, язмача фрахт килешүе төзелмәсә, машина йөртүчегә - 1меңнән 5мең,...

2012 елның 1 гыйнварыннан РФнең административ хокук бозулар турындагы Кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, юл хәрәкәте иминлеген бозган өчен салынырга тиешле штрафлар күләме арттырылды. Җиңел таксида пассажир һәм йөк йөрткәндә хокук бозулар өчен җаваплылык кертелде. Мәсәлән, машинаның такси билгесе яки яктырткычы булмаса, язмача фрахт килешүе төзелмәсә, машина йөртүчегә - 1меңнән 5мең, вазифаи затларга - 10 меңнән 50 мең, юридик затларга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф билгеләнәчәк. Бүгенге көндә такси хуҗаларыннан таксида пассажир я йөк йөртү өчен рөхсәт сорап, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына 1000 гариза керде.
Яңа елдан светофорның тыю сигналы янган вакытта машина белән идарә иткән өчен штраф бәясе 700 сумнан 1000 сумга кадәр күтәрелде. Тиешле туктау линиясендә туктамаган өчен штраф 800 сум күләмендә билгеләнде. Юл киселешенә чыгып туктап, юл хәрәкәтенә комачаулаган өчен машина йөртүчегә 100 сум урынына 1000 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев