Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штрафны вакытында түлә

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен көн саен дистәләгән автомобиль йөртүче административ җаваплылыкка тартыла. Ә җавапчылык үз вакытында үтәлсә генә нәтиҗәле. Административ штраф салынган граждан, штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң, 60 көннән дә соңламыйча штраф түләргә тиеш. Бу турыда РФ Административ хокук бозулар кодексының 1өлеше 32.2 маддәсендә әйтелгән....

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен көн саен дистәләгән автомобиль йөртүче административ җаваплылыкка тартыла. Ә җавапчылык үз вакытында үтәлсә генә нәтиҗәле.
Административ штраф салынган граждан, штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң, 60 көннән дә соңламыйча штраф түләргә тиеш. Бу турыда РФ Административ хокук бозулар кодексының 1өлеше 32.2 маддәсендә әйтелгән. Административ хокук бозу турында эш белән килешмичә, судка шикаять бирүнең 10 көнлек срогын исәпкә алсаң, штраф түләмәгән өчен җаваплылык, карар чыгарганнан соң, 71нче көнендә башлана.
Билгеләнгән вакыт аралыгында административ штраф түләнмәсә, әлеге гражданга карата РФ Административ хокук бозулар турында беркетмә төзелә. Штрафын вакытында түләмәүче җәмәгать суды тарафыннан салынган штрафны икеләтә күләмдә (ә ул 1000 сумнан аз булырга тиеш түгел) түләргә, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынырга, яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем чыгарыла. Шул ук вакытта, җәмәгать суды тарафыннан чыккан карар түләнмәгән штрафтан азат итми.
Бүгенге көндә Актаныш ЮХИДИ бүлеге тарафыннан штрафны вакытында түләмичә йөргән 27 гражданга административ беркетмә төзелеп, җәмәгать суды карары нигезендә админстратив җаваплылыкка тартылды. Әйтик, 26 март көнне ЮХИДИ инспекторы тарафыннан эш барышында 1990 елгы граждан тоткарлана. Тикшерү вакытында аның 10 мең сумнан артык түләнмәгән штрафлары булуы ачыклана. Бу гражданга карата административ беркетмә төзелеп, җәмәгать суды карары нигезендә административ кулга алына. Әлеге хокук бозучының бу хәлдән соң бик тиз арада акчасы барлыкка килә һәм штрафларын шунда ук түләп бетерә.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып суд каршына басучыларның байтагы - руль артына салмыш хәлдә утыручылар. Узган елның 1 сентябреннән законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, исерек килеш тоткарланган шоферлар хәзер юл йөрү таныклыгыннан гына мәхрүм ителми, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф та түләргә тиеш булалар.
ЮХИДИ суд приставлары белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне тиз ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә. Кайберәүләр автоматик режимда эшләүче видео җайланмалар ярдәмендә теркәлгән кагыйдә бозу очраклары турында үзенең белми калуын сәбәп итеп, штрафны вакытында түләми. Әмма мондый аклану җаваплылыктан качуга нигез була алмый. Штрафны барыбер түләргә туры киләчәк.
Бүгенге көндә банклар һәм хезмәт күрсәтү терминалларыннан штраф түләү турындагы мәгълүмат электрон рәвештә ЮХИДИ бүлекчәләренә тапшырылып бара. ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең рәсми интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru яки rpolis.ru) түләнмәгән штрафлар хакында белергә була. Ә uslugi.tatarstan.ru сайты аша банк пластик картасы ярдәмендә дәүләт пошлинасын һәм штрафларны түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә, шул исәптән Актаныш ЮХИДИ бүлекчәсендә дә түләү өчен терминал урнаштырылды.
Хөрмәтле гражданнар! Түләнмәгән штрафларны мәҗбүри түләттерү хокук бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибына ирешү өчен эшләнә. Юл кагыйдәләрен бозуның һәр очрагы өчен штраф түләргә мәҗбүр булган машина йөртүче алга таба таләпләрне төгәл үтәүне исендә тотарга тиеш. Төрле күңелсезлекләрдән котылу максатыннан ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны тиешле вакытында түләргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев