Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

СИГЕЗ БОЗАУ – КҮПМЕ СОРАУ: Урлаткач урлыйлар инде (+ВИДЕОЛАР)

Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә урлашу факты буенча шактый җинаять эше кузгатыла. Вакытында полиция бүлегенә гариза язу әлеге җинаятьләрне кайнар эздән ачыкларга ярдәм итәр иде, әмма кайбер очракта халык урлашу очрагының кайчан булуын да төгәл белми. Шактый вакыт узгач кына район полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Тик...

Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә урлашу факты буенча шактый җинаять эше кузгатыла. Вакытында полиция бүлегенә гариза язу әлеге җинаятьләрне кайнар эздән ачыкларга ярдәм итәр иде, әмма кайбер очракта халык урлашу очрагының кайчан булуын да төгәл белми. Шактый вакыт узгач кына район полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Тик ул чакта инде угрының эзе суынган, урланган мөлкәт күптән кирәк җиргә урнаштырылган булып чыга.
Ни кызганыч, район хуҗалыклары да кайвакыт угрыларның корбанына әверелә. Ачыклый башласаң, урлашу фактының килеп чыгуы җитәкчелекнең битарафлыгына барып тоташа: фермаларда МЭТнең мал-баш саны алынмый, терлек тоту урыннары тиешенчә сакланмый, видеокүзәтү җайланмалары юк.
"Эконом" хуҗалыгының маллар торагында кылынган җинаятьнең дә сәбәпләрен менә шуннан эзләргә кирәктер, бәлки.
27 октябрь көнне "Эконом" ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Кәримовтан Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә хуҗалыктан 8 баш МЭТ югалуы (урлануы) турында гариза керә.
Гариза керү белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив-тикшерү эшләре башлана. 30 октябрьдә исә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.
Җинаять эшен тикшерү барышында малкайларның инде сентябь урталарында ук урланган булуы ачыклана. Ирексездән сорау туа: әлеге хуҗалыкта МЭТнең мал-баш саны ике айга якын аралыкта бер генә тапкыр да исәпкә алынмаганмы?
Тикшерүчеләрнең дә шактый күп була сораулары, әкренләп аларга җаваплар да табыла, гаепле затлар да кулга алына. Ләкин хуҗалык кассасына шактый табыш кертерләр дигән өмет белән үстерелгән маллар гына кемнәрнеңдер өстәлендә өреле, итле шулпа буларак урын алырга өлгерә.
Актаныш районының ике гражданы аларны 19 сентябрь көнне үк суеп, күрше Башкортстанга тапшырган була. Шул рәвешле, 8 МЭТнең урлануы "Эконом"га 250 мең сумга якын зыян сала.
Тикшерү эшенә күз салсак, әлеге 2 угры моңа кадәр инде хөкем ителгән затлар булып чыга. Алга таба аларның башка җинаятьләргә катнашлары булу- булмавы ачыкланачак.
Әлеге факт буенча угрылар якын арада хөкем алдына басачак. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев