Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә күрсәтелүче ярдәмнәр турында аңлатты

Район хакимиятендә чираттагы брифингта хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән райондашларыбызга күрсәтелүче ярдәмнәр турында сөйләделәр. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә күрсәтелүче ярдәмнәр турында аңлатты.

 

«Россия Федерациясенең Кораллы көчләренә хәрби хезмәткә мобилизациягә чакырылган гражданнарның балаларына бер тапкыр акчалата түләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11 октябрь 2022 нче елда 1094 санлы карары чыкты.

Әлеге карарда мобилизациягә эләккән гражданнарның 18 яше тулмаган баласына бер тапкыр 20000 сум күләмендә түләү каралган.

Бу түләү башка социаль түләүләр билгеләгәндә керем булып исәпләнелми.

Түләүләр 2022 нче елның 22 сентябреннән соң  Россия Федерациясенең Кораллы көчләренә хәрби хезмәткә мобилизациягә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатыннан чакырылган гражданнарның балаларына гына түләнәчәк.

Түләүләр түбәндәге  тәртиптә башкарыла:

Гариза язучы яки баланың законлы вәкиле Татарстан Республикасы материаль ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсенә теркәлү яки яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә.

 

Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

- банктагы шәхси счет реквизитлары;

- баланың туу турындагы таныклык күчермәсе;

- шәхси мәгьлүматларны эшкәртергә бирелгән рөхсәт кәгазе;

- түләүсез опекага алуны раслаучы документ күчермәсе.

 

Документлар күчермәләре  гариза алучы тарафыннан төп нөсхә белән чагыштырып алына.

 

Гариза язучы шәхесен билгеләүче документ белән килә.

Гариза бирүче, үзе килә алмаган очракта, әлеге санап узылган документларны почта аша да җибәрә ала. Ләкин бер шарты бар- күчермәләр нотариуста расланган булырга тиеш.

Гариза 10 эш көнендә карала, каралганнан соң 5 эш көнендә акча күчерелә.

Хәрби комиссариаттан гариза бирүче бер документ та алып килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев