Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Социаль түләүләрдәге үзгәрешләр күбәрәк кемнәргә кагыла?

1 гыйнвардан Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныштагы 5 бүлекчәсе үзенең кайбер социаль түләүләрен район пенсия бүлегенә тапшырды. Социаль түләү алучыларның кәрәзле телефоннарына һәм электрон почталары булган гражданнарга бу хакта хәбәр җибәрелгән. Ә калганнарга авыл җирлеге белгечләре аша бу хакта аңлатылган.

              Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова үзгәрешләр буенча бу төр түләүләр алучыларга борчылмасака киңәш итә.

Реклама

           Чөнки түләүләр электрон рәвештә күчерелә, акчалар элек ничек алынган шулай итеп вакытында биреп барылачак. Ә менә шәхси исәп-хисап счетларында үзгәрешләр булган очракта гражданнарга үзгәрешләр турында пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк.
           Гөлназ Хуҗахмәтова Актаныш районы буенча пенсия фондына күчерелгән эшләрне санап үтте. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү буенча 2 эш; 1,5 яшькәчә бала караган өчен 89 эш, хәрби хезмәткәрләрнең баласына түләнә торган пособие-1, инвалидларга ОСАГО өчен компенсация-1,  радиациягә дучар булган гражданнарга компенсация -12 эш, хәрби хезмәттә һәлак булган хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына коммуналь хезмәтләргә түләү өчен компенсация түләүләре- 2, хәрби инвалидларга, үлгәннәренең гаилә әгъзаларына айлык компенсация-25 эш һәм 10 елга бер тапкыр бирелә торган шәхси йорт ремонтына түләү-10 эш пенсия фондына тапшырылган. Сораулар туган очракта социаль яклау бүлегенә 3-16-01, 3-22-97 телефонына шалтыратырга кирәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X