Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ставрополь краеның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Алексей Сафонов һәм аның алты әшнәсе 19 миллион сумнан артык ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган

Ставрополь краеның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Алексей Сафонов һәм аның алты әшнәсе 19 миллион сумнан артык ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган. Бу хакта журналистларга ТК матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк Алексей Сафонов йортының фотолары мәгълүмат чараларында басылган иде, шәхси йорт затлы сарайга тиң. Кадрларда алтын йөгертелгән баскыч култыксалары күренеп тора. Юыну бүлмәләрендәге җиһазлар да алтынланган. Кыйммәтле мебельле бу сарай музейны хәтерләтә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Ставрополь өлкәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре фураларны-йөк машиналарын йөртүчеләрне тоткарлаган. Берничә ел дәвамында оешкан төркем  норматив актларда каралмаган пропуск әзерләгән, пропусклар Ставрополь өлкәсе территориясендә бөртекле культуралар һәм инерт йөк ташучыларга акчалата бүләккә алыштырылган, күрәләтә административ законнар бозылса да рөхсәт кәгазе йөк ташуны тоткарлыксыз башкарырга мөмкинлек биргән.

   Җинаять эше кысаларында 80нән артык тентү үткәрелгән, хокук саклау органнары вәкилләре Сафонов йортыннан зур суммада акча табып алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев