Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Өстәмә компенсация кемнәргә бирелер?

2014 елның 1 гыйнвареннан балалар бакчаларында ата-аналар түли торган айлык взнос күләме артачак. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчаларында ата-аналарны җыеп, аңлатулар алып бардылар. Бу хакта газета битләре аша да аңлатсак, җыелышларда төшенеп бетмәүчеләргә файда булыр дип уйладык һәм Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 5нче филиалы җитәкчесе Алсу Тимировага мөрәҗәгать...

2014 елның 1 гыйнвареннан балалар бакчаларында ата-аналар түли торган айлык взнос күләме артачак. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар бакчаларында ата-аналарны җыеп, аңлатулар алып бардылар. Бу хакта газета битләре аша да аңлатсак, җыелышларда төшенеп бетмәүчеләргә файда булыр дип уйладык һәм Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 5нче филиалы җитәкчесе Алсу Тимировага мөрәҗәгать иттек.

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 29 августында балалар бакчаларында ата-аналар түли торган айлык взнос күләме турында чыккан 615 санлы карары нигезендә район башкарма комитетының 2013 елның 23 сентябрендә 657 санлы карары чыкты (әлеге карарлар 2014 елның 1 гыйнвареннан үз көченә керәчәк). Һәм шуның нигезендә 2014 елның 1 гыйнвареннан җирле бюджеттан түләнә торган өстәмә компенсацияләр билгеләнде. Бу компенсацияләр кемнәргә бирелә һәм аны билгеләгәндә нәрсәләр исәпкә алыначак?

- Балалар бакчасы белән килешү кем исеменә төзелгән, өстәмә компенсация шул кешегә бирелә. Ул әти дә, әни дә, опекун да, баланы уллыкка яки кызлыкка алган кеше дә булырга мөмкин. Өстәмә компенсация билгеләгәндә ата-ана тәрбиясендә булган, 18 яше тулмаган балалар; дәваханәдә, балалар шифаханәсендә булган һәм өлешчә түләүле интернат мәктәпләрдә тәрбияләнгән балалар; дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган уку учреждениеләренең көндезге бүлекләрендә укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә балалар, пропискада булган үги балалар, опекадагы һәм тәрбиягә алынган балалар исәпкә алына. Һәм балалар бакчасы белән килешү кем исеменә төзелгән, шул кешенең Актаныш районында пропискада булуы шарт.

- Компенсациянең күләме ничек исәпләнелә?

- Ул түбәндәге формула буенча исәпләнелә:

ДК=Фx(100-МДД)-К

Биредә ДК- өстәмә компенсация күләме,

Ф-ата-ана түләгән взносның күләме.

МДД-ата-ана түли ала торган чыгымның %ы ( мәсәлән, җан башына айлык керем 10000 сумга тикле булган очракта, беренче балага - 60, икенче балага - 38, өч яки аннан да күбрәк балага 23 % алына; әгәр айлык керем җан башына 10000 сумнан 15000 сумга кадәр булса, беренче балага - 70, икенче балага - 43, өч яки аннан да күбрәк балага 36% алына; әгәр айлык керем җан башына 15000 сумнан 20000 сумга кадәр булса, беренче балага - 80, икенче балага - 53, өч яки аннан да күбрәк балага 53 % алына),

К - элек алына торган компенсация күләме.

- Беренче тапкыр сезгә мөрәҗәгать итүчеләргә нинди документлар алып килергә кирәк?

- Гариза (балалар бакчасы белән килешү кем исеменә төзелгән, шул яза);

социаль яклау бүлегенә документларны кайсы айда тапшырасыз, артка таба әти-әнинең өч айлык хезмәт хакы турында белешмә (мәсәлән, документларны октябрь аенда тапшырырга уйлыйсыз икән, июль, август, сентябрь айларының хезмәт хакы турында белешмә);

гаилә хәле турында җирле үзидарә Советыннан алынган белешмә, җир участогы күләмен күрсәтеп;

баланың туу турындагы таныклык копиясе;

ата-ананың паспорт копиясе;

уллыкка яки кызлыкка алган балаларның туу турында таныклык копиясе;

опекадагы баланың опекага билгеләнүе турындагы карар күчермәсе (выписка);

ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләрнең бу турыда суд карары;

балалар бакчасы белән төзелгән килешү копиясе;

айлык взносны түләгән квитанция копиясе.

Өстәмә компенсация 6 ай саен билгеләнә, документларны 6 ай саен җыеп тапшырырга кирәк була.

- Өстәмә компенсация нинди очракларда түләнми?

- Гаилә кереме җан башына 20000 сумнан арткан очракта;

әти яки әни эшләмәсә;

ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тулысынча дәүләт тәрбиясендә булган (балалар йортларында) балаларга бу өстәмә компенсация түләнми.

Документларны 21 октябрьдән 31 декабрьгә тикле кабул итәбез. Эш сәгатьләре дә 19 сәгатькә кадәр озынайтылды. Сорауларыгыз булса, 3-22-97, 3-16-01 телефоннарына шалтыратып белешә аласыз.

Алсу Тимирова белән сөйләшкәннән соң, район мәгариф бүлегенең баш белгече Наилә Хәсәнова белән дә элемтәгә кердек. Чөнки ата-аналарны айлык взносның күләме борчый.

- Райондагы балалар бакчалары барысы да бер төрдәме?

- Безнең районда балалар бакчалары өч төргә бүленә: катнаш төрдәге, моңа 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасы керә; балалар бакчасы гына, монысына Пучы, Яңа Әлем һәм авыллардагы бакчалар керә; гомуми үсеш бирүче балалар бакчалары, боларына район үзәгендәге 2нче, 4нче, 5нче, 7нче санлы бакчалар керә.

- Балалар бакчалары мисалында айлык взнос күләмнәрен әйтеп китсәгез иде.

- 2014 елның1 гыйнвареннан 5 көнлек эш атнасы һәм 10.5 сәгатьлек режим белән "Каенкай" балалар бакчасында айлык түләү 1-3 яшьлекләргә - 1975 сум (шуның эченнән туклану өлеше 282 сум), 3-7 яшьлекләргә -2900 сум (359 сум), логопед төркемендә айлык түләү 3404 сум тәшкил итә;

6 көнлек эш атнасы һәм 9 сәгатьлек режим белән авыл бакчаларында айлык түләү 1-3 яшьлекләр өчен- 2138 сум ( 338 сум), 3-7 яшьлекләр өчен 2234 сум (431 сум);

6 көнлек эш атнасы һәм 10.5 сәгатьлек режим белән Пучы балалар бакчасында айлык түләү 1-3 яшьлекләр өчен 2171 сум (338 сум), 3-7 яшьлекләр өчен 2250 сум (431 сум);

5 көнлек эш атнасы һәм 10.5 сәгатьлек режим белән эшләүче район үзәгендәге 2нче, 4 нче, 7нче санлы балалар бакчаларында айлык түләү 1-3 яшьлекләр өчен 2294 сум (282), 3-7 яшьлекләр өчен 2283 сум (359 сум);

6 көнлек эш атнасы һәм 10.5 сәгатьлек режим белән эшләүче аскы Актаныштагы 5 нче санлы балалар бакчасында айлык түләү 1-3 яшьлекләр өчен 2497 сум (338 сум), 3-7 яшьлекләр өчен 2532 сум (431 сум) тәшкил итә.

- Айлык түләнгән взносның беренче балага-20, икенче балага- 50, өченче балага 70 проценты дәүләт тарафыннан кире кайтарыла иде. Әлеге субсидияләр сакланамы?

- Саклана. Элек субсидияләр ата-ана түләгән взнос күләменнән санала иде. Хәзер 2012 елның 29 декабрендә чыккан "Россия Федерациясе мәгарифе турында"гы 273 санлы Федераль закон нигезендә балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен түләнә торган айлык взносның уртача күләме билгеләнде. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 августында чыккан 564 санлы карары белән расланды. Агымдагы елның 1 сентябреннән уртача айлык взнос күләме 9 сәгатьлек режим белән эшләүче бакчаларда 1-3 яшьлекләр өчен 1111 сум (шуның эченнән туклану өлеше 269 сум), 3-7 яшьлекләр өчен 1043 сум (342 сум), 10.5 сәгатьлек режим белән эшләүче бакчаларда 1-3 яшьлекләр өчен 1211 сум (269 сум), 3-7 яшьлекләр өчен 1106 сум (342 сум) тәшкил итә. Дәүләт тарафыннан кире кайтарыла торган 20, 50, 70 процент субсидияләр хәзер шушы уртача айлык взнос күләменнән чыгып биреләчәк.

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнар өчен бирелә торган ташламалар да үз көчендә кала.

Хөрмәтле әти-әниләр, документларыгызны илтергә баргач, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре сезнең һәрберегезгә аерым якын килеп, субсидиягезне санап күрсәтерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев