Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

СУД ЗАЛЫННАН: Гаепсездән – гаепле

-Бүген миңа суд була. Берәр журналист катнаша алмасмы, - дип мөрәҗәгать иткәч, эчтән генә, анда без нәрсәгә инде, дип уйлаган булсам да, судтан соң, үзенә рухи теләктәшлек өчен кирәк булганбыз икән, дигән фикергә килдем. Чөнки хәлләр, чынлап та, бер яктан караганда, еларлык, икенче яктан карасаң, көләрлек икән монда. Хәер, бу...

-Бүген миңа суд була. Берәр журналист катнаша алмасмы, - дип мөрәҗәгать иткәч, эчтән генә, анда без нәрсәгә инде, дип уйлаган булсам да, судтан соң, үзенә рухи теләктәшлек өчен кирәк булганбыз икән, дигән фикергә килдем. Чөнки хәлләр, чынлап та, бер яктан караганда, еларлык, икенче яктан карасаң, көләрлек икән монда. Хәер, бу хакта тулырак...
Суд башланыр алдыннан Джон абый Мусинның бик нык дулкынланганы сизелеп тора иде. Калтыранган тавыш белән:
- 73 яшемә җитеп, шушылай суд юлларында йөрермен дип уйламаган идем, сеңлем, - диде ул.
Мин аннан кем һәм ни өчен судка бирүен кыскача гына сораштырдым да, суд башлануын көттек.
... Актанышның бик күп балаларына музыкаль белем биргән, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, чыннан да, шушылай кыен хәлдә калырмын, дип башына да китермәгәндер. Суд барышында да ул булган хәлләрне судьяга бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Күпмедер моңы булган балаларның сәләтләрен ачу, аларның талантларын тагын да үстерү максатыннан Джон Мусинны 2014 елда районга эшкә чакыралар. Ул вакыттагы район мәдәният йорты директоры аның кулына Ленин проспектының 91 нче йортыннан өч бүлмәле фатирның ачкычын тапшыра. Шул рәвешле, Джон Мусин әлеге фатирда яши башлый. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре башка кеше исеменә килсә дә, Джон абый аларны вакытында намус белән түләп бара. Тик үзенең әлеге фатирга бернинди документы булмау һәм пропискага керә алмавы аны пошаманга төшерә. Шуннан соң ул "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешмасының Актаныштагы вәкиленә мөрәҗәгать итә.
- Миңа әлеге фатирда яшәү өчен нинди дә булса документ бирегез, мин бит анда пропискага да керә алмыйм, дидем. Миңа: "Ничек яшәгәнсең - шулай яшә", - дип чыгарып җибәрделәр, - ди Джон абый. - Фатирның коммерцияле булмаган "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды"ныкы икәнен, гомумән, андый оешма барлыгын белмәдем. Пропискага керә алмагач, бомж булып яшәмим инде дип, Хезмәт урамында яшәүче улымның фатирына пропискага кердем.
Өч ел үткәннән соң, әлеге фонд Актанышта үзләре карамагындагы фатирлары булуын исенә төшерә. 2017 елның 10 августына тиз арада комиссия төзелеп, тикшерү үткәрелгәч, өч фатирда законсыз рәвештә кешеләр яшәве ачыклана. Шуларның берсе - Джон Мусин. Бу хакта акт та төзелә. Һәм фатирны бушатуын таләп итеп, Джон Мусинны судка бирәләр.
Судьяның:
- Сез нишләп өч ел буе үз милкегезгә шулай салкын карадыгыз? Нишләп аны өч ел буе бер тапкыр да тикшермәдегез? - дип "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды"ның Казаннан килгән вәкиленә мөрәҗәгать итүенә:
- Без аларда законсыз яшәүчеләр бар дип уйламадык, - дигән җавап сәеррәк тоелды. Ник дигәндә, нәкъ менә шуларның райондагы вәкиле Джон Мусинга өч ел элек анда яшәргә рөхсәт итә. Һәм законсыз яшәүчеләрне ачыклап төзелгән актта да иң беренче шуның имзасы тора.
Әлеге вакыйга буенча күпме генә аңларга тырышып уйланып йөрсәм дә, соравыма җавап таба алмадым. Джон Мусин да шулайдыр. Алар белән тарткалашып, ямьсезләнеп йөргәнче, фатирны бушатып, Хезмәт урамында яшәүче улына яшәргә күчә ул. 26 гыйнвар көнне "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды"ның райондагы вәкиленә фатирның ачкычын да тапшыра. Бу акт белән раслана. Дәгъвачылар исә һаман канәгать түгелләр. Алар җавапчы заттан шул фатирны кулланган өчен түләвен таләп итәргә җыеналар.
Джон Мусин әлеге фатирны үз белдеге белән ватып кереп, яши башламаган бит?! Аның кулына ачкыч тоттырганнар. Ул үз вакытында түләүләрен түләп тә барган. Шулай булгач, монда кем гаепле соң? Джон Мусин әлеге фатирда яши башлауга, "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" фатирны аңа наемга бирү турында килешү төзергә тиеш булмаганмы? Килешү төземичә, алар үзләре үк Джон Мусинны бернинди документсыз яшәргә мәҗбүр иткәннәр бит. Өстәвенә, Казаннан килгән вәкил:
- Судтан соң без аны кабат шул фатирга яшәргә керер дип куркабыз, - диде.
Монысы инде көйсез бала характерын күрсәткән кебек килеп чыкты. Үз теләге белән фатирны бушаткан, ачкычын акт нигезендә тапшырган 73 яшьлек бабай кабат ул фатирга ничек эләксен инде? Фатирның йозагын ватып керепме?! Үзен шул дәрәҗәдә мыскыл итүләренә болай да йөрәге телгәләнгән инде Джон абыйның. Ул якка аяк атлау түгел, борылып та карыйсы килми аның. Бу яктан "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" вәкилләре тыныч йоклый ала.
Суд ике якның да фикерен тыңлаганнан соң, дәгъвачының җавапчыга булган таләбен кире кагу турында карар чыгарды. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Джон Мусин кебек ярык тагарак янында калган тагын ике кеше бар. Аларның эше әлегә судта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев