Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Судка мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк”

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайты хәбәрләрендә Актанышка кагылышлылары да очрап тора. Аның игътибарына эләгү ул муниципаль мөлкәттән файдаланудагы җитешсезлеккә, ниндидер законның бозылышына ишарә ясый. Әмма закон бозу очрагы булганмы-юкмы икәнлеген суд аша ачыклау кирәк. Район башкарма комитетының юридик бүлек башлыгы Альберт Тимеров әнә шундый...

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайты хәбәрләрендә Актанышка кагылышлылары да очрап тора. Аның игътибарына эләгү ул муниципаль мөлкәттән файдаланудагы җитешсезлеккә, ниндидер законның бозылышына ишарә ясый. Әмма закон бозу очрагы булганмы-юкмы икәнлеген суд аша ачыклау кирәк. Район башкарма комитетының юридик бүлек башлыгы Альберт Тимеров әнә шундый фикердә.
Әле шушы көннәрдә арбитраж судында ул районыбызга кагылышлы ике суд эшендә Актаныш җитәкчелегенә белдерелгән ике дәгъваның хаксызлыгын раслауга иреште.
Аның беренчесе - салым органының карарына ризасызлык белдерү белән бәйле. Бу хакта Альберт Тимиров безгә шуларны хәбәр итте:
- Былтыр салым органы безнең муниципаль учреждениегә 1 млн. 444 мең сум бурыч (недоимка, штраф, пеня итеп чыгарып) язып куйды. Аның күрсәтмәсе буенча, "Актаныш стоматология поликлиникасы" банкротлыкка чыгып, район башкарма комитеты 1 млн. 444 мең сум акча түләргә тиеш иде. Ләкин район җитәкчелеге судка бирергә дигән карарга килде, һәм миңа, район башкарма комитеты юристы буларак, 3-4 утырышта катнашырга туры килде. Суд карары шуны раслады: салым органы тарафыннан исәпләнгән җитмәүчәнлек һәм штраф дөрес исәпләнмәгән булып чыкты. "Актаныш стоматология поликлиникасы" 1 млн. 444 мең сум түгел, ә 200 мең сумын гына түләргә тиеш булган. Арбитраж суды карары нигезендә, без 1 млн. 244 мең сум акчаны үзебездә калдыруга ирештек. Салым органы - контрольлек итүче орган. Шулай да, анда да ялгышлыклар булырга мөмкин. Чөнки барлык контрольлек итүче органнарда да безнең кебек үк кешеләр эшли.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 7 февраль, 2014 9 (9853) санында укый аласыз
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев