Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Судта яңа технологияләр араны якынайта

Хәзерге заманда бер генә өлкә дә мәгълүмати технологияләрсез яши алмый. Шулай ук Россия Федерациясе суд системасында да "Гадел хөкем" Дәүләт автоматлаштырылган системасы исеме алган суд производствосы мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру системалары кулланыла. Аның төп бурычы - суд системасының ачыклыгын һәм аңлаешлылыгын тәэмин итү. Россия Федерациясенең зур территориясен исәпкә алып зур ераклыкларда...

Хәзерге заманда бер генә өлкә дә мәгълүмати технологияләрсез яши алмый. Шулай ук Россия Федерациясе суд системасында да "Гадел хөкем" Дәүләт автоматлаштырылган системасы исеме алган суд производствосы мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру системалары кулланыла. Аның төп бурычы - суд системасының ачыклыгын һәм аңлаешлылыгын тәэмин итү.
Россия Федерациясенең зур территориясен исәпкә алып зур
ераклыкларда процессуаль хәрәкәтләр ясау мөмкинлеге бирә торган технологияләр кертү зур әһәмият ала башлады. Бу максатта видеоконференция элемтә системасы (ВКС) актив кулланыла.
Видеоконференция Россиянең барлык 9 сәгать поясында Сахалин утравыннан Калининград шәһәренә кадәр араны чолгаган.
Гомуми юрисдикция судларындагы видеоконференция элемтәсе челтәре - Россиядә иң зурысы. Беренче суд утырышы 1999 елның 18 ноябрендә үткәрелгән.
Видеоконференция элемтәсен файдалану эшләрне карау вакытын күпкә кыскарта, суд утырышында хөкем ителгәннәрнең хокукларын саклауны, шулай ук судьяларның, процесста башка катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә, бюджет акчаларын экономияли.
Судлар ВКС үткәрү мөмкинлеге белән үзара һәм башка абонентлар (төзәтү учреждениеләре) белән тәэмин ителгән.
ВКС файдалану мөмкинлеге барлык төр: җинаять, арбитраж, гражданлык суд процессларында да законлаштырылган.
2016 елның 12 маеннан гомуми юрисдикция судлары арбитраж процессында да ВКС куллануга ярдәм итә ала.
Гражданлык процессында ВКС куллану мөмкинлеге 2013 елда барлыкка килгән.
Актаныш район судында ВКС җиһазы 2015 елда көйләнде. ВКС ярдәмендә суд утырышында катнашу өчен процесста катнашучы үтенеч бирергә тиеш. Үтенечне эштә катнашучы затлар, аларның вәкилләре, шулай ук шаһитлар, экспертлар, белгечләр, тәрҗемәчеләр бирә ала. Сак астында, җәза үтәү урыннарында торучы затлар шул учреждениеләрнең ВКС системасын файдалана ала.
Үтенечне үзеңә карата да, шулай ук башка кешегә, мәсәлән, шаһитка, экспертка карата да, бирергә мөмкин. Суд үз инициативасы белән дә ВКС куллану соравын карый ала.
Үтенечне эшне караучы судка иртәрәк бирергә кирәк, чөнки суд ВКС ярдәмендә судта катнашырга теләк белдерүче затның яшәү урынындагы судның техник мөмкинлеген ачыкларга, ул суд белән суд утырышының көнен, вакытын билгеләргә, затның яшәү урыны буенча судка килү турында хәбәр итәргә тиеш.
ВКС ярдәмендә суд утырышы гадәти тәртиптә бара. Аерма шунда гына - процесста катнашучыларның судка килүен гражданнарның судта катнашуын тәэмин итүче суд тикшерә. Шунда ук аларның шәхесләре ачыклана, вәкилләрнең вәкаләтләре билгеләнә. Хокуклар һәм бурычлар аңлатылганнан соң подписка алына. Бу подписка аннан эшне караучы судка эшкә теркәү өчен жибәрелә.
Мәсәлән, эш Актаныш район судында карала, ә шаһит башка төбәктә яши, суд шаһитны Актаныш район судына чакыртмыйча гына, аның яшәү урынындагы судка чакыртып ВКС ярдәмендә сорау ала ала.
Башка процессуаль хәрәкәтләр һәм суд процессының гомуми җитәкчелеген эшне караучы суд башкара. Мәсәлән, шаһит җинаять җаваплылыгы турында кисәтелә, ул элеккечә үк үзенә билгеле булган мәгълүматны дөрес сөйләргә бурычлы, аның күрсәтмәләре беркетмәгә язылып бара.
2015 елда һәм 2016 елның үткән айларында Актаныш район судында видеоконференция элемтә системасы куллануында 9 суд утырышы үткәрелде.
2016 елның 1 гыйнварыннан судларда административ хокук бозу турындагы эшләрне ВКС системасы ярдәмендә карау мөмкинлеге булдырылды. Агымдагы елда ВКС режимында 34 административ хокук бозу турындагы эшләр каралган.
Суд системасына цифрлы технологияләр кертү гадел хөкем итүнең аңлаешлылыгының дәрәҗәсен күпкә күтәрә, шулай ук аның сыйфатын яхшыртып, судта эшләрне карау вакытын киметә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев