Актаныш

Тагын бер Актаныш кешесе хөкем ителде

25 ноябрь көнне Фәтхуллин Рамил Рәхимҗан улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы карары белән гражданин Р.Р. Фәтхуллин административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел да 6 (алты) айга мәхрүм ителде. Шулай ук әлеге гражданга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: