Тагын бер райондашыбыз машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калды
Татарстан Республикасының Актаныш районындагы 1 нче суд участогында 2022 елның 30 мартында Рәсәй Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы ачык тыңлаулар узды.
Тыңлауларда Актаныш районында яшәүче гражданин Салимҗанов Илнар Газизҗан улының эше каралды.
Татарстан Республикасының Актаныш районындагы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Салимҗанов И.Г. административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Хөкем карары нигезендә райондашыбыз 30,000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф түләячәк һәм 1, 6 ел дәвамында автомобиль йөртә алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев