Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстан Республикасында ял, күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама чаралары үткәрергә рөхсәт ителә

Роспотребнадзор Татарстанда нинди массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин икәнен аңлатты. Ачык мәйданчыкларда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны бер үк вакытта 200 кешедән артып китмәскә, ябык бинада, аның мәйданыннан чыгып, 1 кешегә 4 квадрат метр туры килергә, әмма бер бинада кешеләр саны 100дән артык булмаска тиеш.

               Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән республикада кайбер массакүләм чаралар үткәрергә рөхсәт ителде. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шуларны санап үттеләр.

               «Татарстан Республикасында ял, күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама чаралары үткәрергә рөхсәт ителә», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

                  Ачык мәйданчыкларда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны бер үк вакытта 200 кешедән артып китмәскә, ябык бинада, аның мәйданыннан чыгып, 1 кешегә 4 квадрат метр туры килергә, әмма бер бинада кешеләр саны 100дән артык булмаска тиеш.

Реклама

             Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт залларына (тамаша залын 70 процентка тутыру шарты белән) эшләргә, рәсми физкультура һәм спорт, мәдәни чаралар (50 процент, әмма 500 кешедән дә артык түгел) үткәрергә рөхсәт ителә. Барлык хезмәткәрләр дә прививка ясаткан һәм чара үткәрергә 30 көн кала ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиология комиссиясе белән үз вакытында килештергән очракта мондый чараларны 70 процентка тулган залда уздырырга ярый.

            «2022 елның 28 февраленнән гражданнар катнашында калган барлык массакүләм чаралар тыела», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев