Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстан социаль иминиятләштерү хезмәте башлыгы ришвәт алганда кулга алынды

Лоханов хосусый оешма җитәкчесеннән 4 миллион сум өчен "мәсьәләне хәл итәргә" тәкъдим иткән, дип саный тикшерү.

Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Павел Лоханов 21 сентябрь көнне ришвәт алган вакытта кулга алынды. Тоткарлау эшендә Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек идарәсе вәкилләре һәм Татарстан Тикшерү комитеты вәкилләре катнашты.Лоханов канунсыз акча алуда гаепләнә.

2020 елның көзендә Социаль иминиятләштерү фонды хосусый оешма белән инвалидларны махсус җайланмалар белән тәэмин итү өчен 56 миллион сумлык контракт төзегән. Аны башкару барышында фонд хезмәткәрләре хосусый оешма тарафыннан контракт шартларын бозу очракларын тапкан, Татарстан арбитраж мәхкәмәсенә 14 миллион сумнан артык акча таләп итеп шикаять язылган.

Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, бу елның 18 августында Лоханов хосусый оешма җитәкчесеннән 4 миллион сум өчен "мәсьәләне хәл итәргә" тәкъдим иткән. 10 сентябрь көнне Татарстан арбитраж мәхкәмәсе оешмага 100 мең күләмендә штраф салган.

21 сентябрь иртәсендә Лоханов Infiniti QX 80 машинасында булганда, хосусый оешма җитәкчесеннән ярдәм итү һәм мәхкәмә карарын шикаять итмәве өчен 2 миллион 400 мең сум алган, дип белдерә тикшерү комитеты. Акча алган вакытта түрә полиция тарафыннан кулга алынган.

Лоханов Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеген 2019 елдан бирле җитәкли. Моңарчы ул Кама Тамагы районы башлыгы булып эшләгән. Сентябрь аенда аңа 43 яшь тулган.

Хәзерге вакытта аны сак астында тоту мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев