Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда 33 яшьлек ир-атны гомерлеккә утырттылар

Татарстанда аппеляцион инстанция 33 яшьлек ир-атка карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Ул көчләү һәм ике хатын-кызны үтерүдә гаепле, дип табылган иде. РФ Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе 33 яшьлек Алексей Фәләховка карата кузгатылган җинаять эшен кабат карады. Моңа кадәр ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 1...

Татарстанда аппеляцион инстанция 33 яшьлек ир-атка карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Ул көчләү һәм ике хатын-кызны үтерүдә гаепле, дип табылган иде.
РФ Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе 33 яшьлек Алексей Фәләховка карата кузгатылган җинаять эшен кабат карады. Моңа кадәр ул РФ Җинаять кодексының 131 нче маддәсе 1 нче бүлеге (көчләү) һәм 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" һәм "к" бүлекчәләре (көчләү белән белән берләштерелгән, ике кешене үтерү) буенча гаепле, дип табылган иде.
Суд тарафыннан ачыкланганча, 2011 елда Балык Бистәсе районы Корноухово авылыннан ерак түгел урында Фәләхов бәхәс аркасында таныш булмаган 51 яшьлек хатын-кызны буып үтерә.
2012 елның апрелендә, шул ук урында Фәләхов 29 яшьлек хатын-кызны көчли, аннары җинаять эзен яшерү максатыннан, күкрәгенә 5 тапкыр пычак белән чәнчи. Алган яраларыннан хатын-кыз урында ук вафат була.
Суд Фәләховны гаепле, дип тапты һәм әлеге җинаятьләре өчен махсус режимлы төзәтү колониясенә озату шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
РФ Югары судының җинаять эшләре буенча суд коллегиясе әлеге хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50282-33-yashlek-ir-atnyi-gomerlekkә-utyirttyilar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев