Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли башлады

Шалтыратулар эш көннәрендә кабул ителә.

 Татарстанда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган кайнар линия эшли башлады. 25 нче мартка кадәр халык сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре җавап бирәчәк.

Законнарны үтәү буенча сорауларны ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны буенча бирергә мөмкин: +7(843) 221-90-16. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр (12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес) кабул ителә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, республика халкы Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсенә +7(917)224-87-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Кайнар линия дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 10:00 дән 16:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр эшли (12:00 дән 12:45 кә кадәр тәнәфес). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев