Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе: Республикада машина номерын күрсәтмичә йөрүчеләр күп

Ел башыннан шундый 68 мең очрак теркәлгән, 300 машина йөртүче җәзага тартылган. Агымдагы елның өч аенда Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасында "укылмый", стандартка туры килми торган номерлар белән йөрүнең 68 мең очрагын ачыклаган. Шул рәвешле кагыйдә бозучыларга Россия Федерациясе Административ хокук бозу кодексы (12.2 маддә, 1 бүлек) нигезендә 500 сум...

Ел башыннан шундый 68 мең очрак теркәлгән, 300 машина йөртүче җәзага тартылган.
Агымдагы елның өч аенда Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасында "укылмый", стандартка туры килми торган номерлар белән йөрүнең 68 мең очрагын ачыклаган. Шул рәвешле кагыйдә бозучыларга Россия Федерациясе Административ хокук бозу кодексы (12.2 маддә, 1 бүлек) нигезендә 500 сум күләмендә штраф каралган.
Дәүләт теркәү номеры техник идарә кануннарына җавап бирмәсә, стандартларга туры килмәгән булып санала. Караңгы вакытта 20 метр ераклыктан кимендә бер хәрефе яки арткы яктагы бер саны күренмәсә, көндез бер хәрефе, арткы яки алгы номердагы бер цифры аңлашылмаса, номер "укылмый" дип бәяләнә.
Дәүләт теркәү номеры булмаган машинада йөрүче, үзгәртелгән яки башка җайланмалар белән җиһазландырылган, аның "укылышына" комачаулык иткән яки бөтенләй качырган автомобиль хуҗаларына җәзалар тагын да катгый. Бу очракта аңа 5 мең сум күләмендә штраф яки 1-3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кагу яный. Агымдагы елның өч аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре шундый 600 тәртип бозу очрагын теркәгән.
Ел башыннан Татарстанда 300дән артык машина йөртүче дәүләт теркәү номерын качырган өчен җәзага тартылган.
Дәүләт автоинспекция хезмәте кисәтә: дәүләт теркәү билгесе яки аны кую ысулы дәүләт стандартларына туры килмәсә, бу автомобильне йөртү тыела! Сүз уңаеннан, номерны качыру җинаять кылучы, террорчылык актлары оештыручы һәм юл һәлакәте урыныннан качып китүче машина йөртүчеләр арасында еш очрый.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/04/138030/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев