Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Камада төнге атыштан соң җинаять эше кузгатканнар

Атыш вакытында 17 яшьлек үсмернең муены яраланган.

9 августта Түбән Камада булган низагтан соң (анда утлы корал кулланганнар) сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән өчен җинаять эше кузгатылды.

Шунысын да искәртик: атыш вакытында 17 яшьлек үсмернең муены яраланган. Аны Пермь краенда балалар бакчасыннан качканнан соң федераль эзләүгә биргәннәр.

Моннан тыш, низагта катнашучыларның барысына да төнлә тынлыкны бозган өчен административ эш кузгатылган. Травматик пистолеттан ут ачкан ир-атка рөхсәт ителмәгән урында утлы корал кулланган өчен беркетмә төзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев