Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Техника йөртү стажың күпме?

Бу елның 4 апреленнән юл йөрү кагыйдәләре һәм машина йөртү таныклыгы алу тәртибенә үзгәрешләр керде. Юл йөрү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр нигездә, әле яңа гына таныклык алган, техника йөртү стажы ике елдан ким булганнарга кагыла. Мондыйларга транспорт техникасына "Мин таныклыкны яңа гына алдым, тәҗрибәм аз", дигәнне аңлатучы өндәү билгесе беркетү мәҗбүр итеп...

Бу елның 4 апреленнән юл йөрү кагыйдәләре һәм машина йөртү таныклыгы алу тәртибенә үзгәрешләр керде.
Юл йөрү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр нигездә, әле яңа гына таныклык алган, техника йөртү стажы ике елдан ким булганнарга кагыла. Мондыйларга транспорт техникасына "Мин таныклыкны яңа гына алдым, тәҗрибәм аз", дигәнне аңлатучы өндәү билгесе беркетү мәҗбүр итеп куелды. Бу кешеләр башка механик транспорт чарасын буксирга ала алмый. Шулай ук, мопед һәм мотоцикл йөртүчеләр, әгәр ике ел стажлары юк икән, арткы утыргычка пассажир утыртырга тиеш түгел.
Моннан тыш, транспорт чараларына, тиеш очракта, тану билгеләре беркетү мәҗбүри. Болар - машина тәрәзәсенә ябыштырыла торган "автопоезд", "шиплар", "балалар", "чукрак йөртүче", "куркыныч йөк", "эре габаритлы йөк", "әкрен йөрешле транспорт чарасы" һәм башка тамгалар. Әлеге билгеләр булмаган машинада хәрәкәт иткән өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы (12.5 маддәнең 1 өлеше) нигезендә, кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев