Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тел сөйләгән белән эш итсәң, аягың күп йөрер

Авыл тормышында революция... Гомер-гомергә ишеген дә ялган йозак белән генә бикләүче, күршесе белән бертуганнардай аралашып яшәүче, элекке заманнарда таякка эшләп, соңрак колхозлар күтәрәмгә калганда, икмәк-печән өчен дип, күндәм хезмәт куючы авыл агае һәм апасына да заманның үзгәреше килеп җитте. Авыл кешесе бүген эшмәкәр рәвешендә шәхси бизнесын күтәрә. Икмәк-печән үстереп, мал-туар...

Авыл тормышында революция... Гомер-гомергә ишеген дә ялган йозак белән генә бикләүче, күршесе белән бертуганнардай аралашып яшәүче, элекке заманнарда таякка эшләп, соңрак колхозлар күтәрәмгә калганда, икмәк-печән өчен дип, күндәм хезмәт куючы авыл агае һәм апасына да заманның үзгәреше килеп җитте. Авыл кешесе бүген эшмәкәр рәвешендә шәхси бизнесын күтәрә. Икмәк-печән үстереп, мал-туар үрчетеп, аны симертеп сатып, үз-үзен яшәтергә өйрәнә. Телиме-теләмиме, әзерме-әзер түгелме- базар законнары, таләпләре белән очраша. Сату-алуны үзенә килгән файда аша анализлый. Ләкин ни кызганыч,кайда акча, кайда табыш-анда инде үз файдасын өмет итеп, майлы калҗага кызыгучылар да табыла һәм алар инде, бу очракта, авыл кешесенең ышанучанлыгында акча эшли. Кире нәтиҗә дә алданмас өчен тормыш тәҗрибәсе бирә. Бүген сезне шундый очракның берсе, мошенникның җайга салынган кәсебе, аның авыл кешеләрен алдау аша булдырган бизнесы, кырын эшенә гамәлдәге законнар нигезендә тиешле җәза билгеләнүе белән таныштырырбыз.
Соңгы елларда район авылларына килеп, кешеләрдән мал суйдырып алып китеп, акчасын әле һаман түләми алдап йөртүче башкорт кешесе турында күпләр ишеткән булгандыр. Бүген инде Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылы гражданы Радик Минзакир улы Шафиков Россия Федерациясе кануннары нигезендә Башкортстанның Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Татарстанның Актаныш район судларында хөкем ителеп, билгеләнгән җәза срогын үтә. Актаныш район судында быелның 15 февралендә узган суд барышында район җирлегендә зыян күрүче 13 кешенең дәгъвасы каралды. Шуның берничәсенә суд эшчәнлеге тәмамланганчы Радик алдап алып киткән мал ите өчен акчасын түләгән. Калганнарга килгән зыянны - гомуми суммасы 301109 сум акчаны Р. Шафиковтан юллап алырга дигән карар чыкты. Хөкем карары 2012 елның 3 апреленнән көченә кереп, Радик Минзакир улы аны авыл тибындагы колониядә үтә. 6 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары чыгарганда аның, җәза срогын үткән вакытта да бурычларымны эшләп түләү мөмкинлеге булсын иде, дигән теләге искә алынды.
Зыян күрүчеләр үзләренең акчасыз калганнарын аңлаганнан соң да, сатып алучының киләсе атнага түлим, бу юлы юк әле, тагын атна-ун көн көтегез дигән сүзләренә ышанып көтәләр. Сабырлыклары сынганнан соң алда язылган районнарның тикшерү бүлекләренә мөрәҗәгать итәләр.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 11 июль, 2012 53 (9698) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев