Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Террорчылардан сак булыгыз

Террорчылык - кешелекне юкка чыгаручы афәт. Җир йөзендәге күпме халыкны үзенең корбаны итте. Хокук саклау органнары тарафыннан, бүгенге көндә, террорчылыкка каршы, иминлекне ныгыту максатында күпкырлы эш алып барыла. Әлеге чараларның никадәр нәтиҗәле булуын ачыклау йөзеннән, Иминлек хезмәте тарафыннан республиканың шәіәр іәм районнарында тикшерүләр үткәрелә. Шундый тикшерүләр район җирлегендә дә үтте....

Террорчылык - кешелекне юкка чыгаручы афәт. Җир йөзендәге күпме халыкны үзенең корбаны итте.
Хокук саклау органнары тарафыннан, бүгенге көндә, террорчылыкка каршы, иминлекне ныгыту максатында күпкырлы эш алып барыла. Әлеге чараларның никадәр нәтиҗәле булуын ачыклау йөзеннән, Иминлек хезмәте тарафыннан республиканың шәіәр іәм районнарында тикшерүләр үткәрелә. Шундый тикшерүләр район җирлегендә дә үтте.
Билгеле булганча, санаулы гына көннәрдән башкалабыз бөтен дөнья илләре спортчыларын кабат үзенә җыя. Республикада тынычлык, анда яшәүче халыкның, килгән кунакларның иминлеген булдыру максатында куркынычсызлык белән тәэмин итү эшләре дәвам итә.
"Шартлы" террорчылар спорт корылмаларына, вокзалларга, кинотеатр, мәдәният үзәкләренә, мәчетләргә, мәгариф учреждениеләренә, кибетләргә, кеше күп була торган башка объектларда пропуск режимын тикшерәчәкләр, үзләре белән шартлаткыч матдәләр - муляжларын алып керергә тырышачаклар. Әлеге объектларның җитәкчеләренә, хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, саклыкны, уяулыкны көчәйтергә тәкъдим итәбез.
Шул ук "шартлы" диверсантлар авылларда, район үзәгендә халыкка:
- фатир, йортларда яшәтеп торуны;
- арендага транспорт бирүне;
- СИМ-карта, кәрәзле телефон сатып алуны;
- оешма-предприятиеләргә әйбер алып керүне үтенеп мөрәҗәгать итәргә дә мөмкиннәр.
Шулай ук кибет, даруханәләрдә зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга тырышачаклар. Кунакханәләргә, вакытлыча фатирларга урнашучыларга, вакытлыча эшкә керергә теләүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. "Шартлы" диверсантлар махсус рәвештә, игътибарны җәлеп итәрдәй алымнар да кулланырга мөмкин, мәсәлән, эссе көнгә яраклашмаган кием кию, сакал йөртү, і.б. Аларның югарыда әйтелгән хәрәкәтләргә катнашы барлыгы күренсә, яисә башка төрле
шикле очракларның шаіите булсагыз, кичекмәстән 02; 3-04-02 телефоннары аша Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә хәбәр итегез.
Авыл башлыкларына буш торган, кеше яшәмәгән йортларга, шундый йортлар белән кызыксынучыларга игътибарны арттыру кирәк.
Күп катлы йортларда жаваплы затлар (старшие по дому) билгеләнгән. Йорт подвалларының бикләнешенә, йортта яшәүчеләр белән шикле кешеләргә карата игътибарны көчәйтү турында аңлату эшләрен башкарсагыз иде.
Хөрмәтле райондашлар, "диверсантлар" тозагына эләгеп, аянычлы хәлләр китереп чыгармыйк. Уяулыкны югалтмасак иде. Үзебезнең іәм якыннарыбызның гомеренә сак карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев