Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түләмәсәләр, елап утырма

Бер кеше дә юлга, «авариягә очрармын», дип кузгалмый. Ләкин сәфәрдә һич көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин. Авариягә юлыккан очракта, автомобильгә китерелгән зыянның бер өлешен транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) килешүе буенча, иминиятләштерү учреждениеләре түли. «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча...

Бер кеше дә юлга, «авариягә очрармын», дип кузгалмый. Ләкин сәфәрдә һич көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин.
Авариягә юлыккан очракта, автомобильгә китерелгән зыянның бер өлешен транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) килешүе буенча, иминиятләштерү учреждениеләре түли. «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел сөйләгәнчә, иминиятләштерү учреждениеләренең кайберләре иминият акчасын ничек тә азрак түләү ягында икән.
- Россия автоиминиятләштерүчеләр берлегенә (РСА) карата шикаять керде. Авария сәбәбендә ватылган транспорт чарасын төзекләндерүгә тотылачак чыгымнар күләмен билгеләүнең Россия Үзәк Банкы тарафыннан расланган бердәм методикасын бозу факты ачыкланды, - диде Павел Козел.
Мәсәлән, Россия Банкы запас частьләрнең, материалларның, эш сәгатенең уртача бәясен билгели. Россия автоиминиятләштерүчеләр берлеге шуңа нигезләнеп, елына ике мәртәбә (майда һәм ноябрьдә) белешмә әзерли. Әлеге белешмәдә бәяләрдәге төгәллек сакланмаган, нәтиҗәдә авариядә зыян күргән транспорт чарасына иминият түләүләре законсыз рәвештә 30 процентка кадәр киметелгән.
Тагын шуны да истән чыгармаска кирәк: авариягә юлыгу турындагы барлык документларны иминият учреждениесенә 15 көннән дә соңга калмыйча тапшыру шарт. Авариядән соң иминият учреждениесе ОСАГО буенча иминият акчасын дөрес түләмәде, ягъни бик аз бирде, дип уйласагыз, Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә (843) 236-89-22телефоны яки to16_43@fas.gov.ru электрон адресы аша хәбәр бирегез.
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/component/k2/item/14753-tүlәmәsәlәr-elap-utyirma.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев