Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Төнлә йөргән – тәртип бозган

Яңа елны каршы алган ял-бәйрәм көннәре артта калды. Кемнәрдер аннан ел буена җитәрлек шатлык-ләззәт алгандыр. Кышкы каникуллар тәмамланып, мәктәпләрдә укулар башлануга бер атна дигәндә, балигъ булмаган балалар комиссиясенә чакырылган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары гына тирән борчуда. Чөнки бу балаларның "тәртибе" полиция хезмәткәрләре күзенә чалынган. Актанышта яңа елны каршылаганнан соң, бәйрәмнең...

Яңа елны каршы алган ял-бәйрәм көннәре артта калды. Кемнәрдер аннан ел буена җитәрлек шатлык-ләззәт алгандыр. Кышкы каникуллар тәмамланып, мәктәпләрдә укулар башлануга бер атна дигәндә, балигъ булмаган балалар комиссиясенә чакырылган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары гына тирән борчуда. Чөнки бу балаларның "тәртибе" полиция хезмәткәрләре күзенә чалынган.
Актанышта яңа елны каршылаганнан соң, бәйрәмнең төнге урамда дәвам итү гадәте бар. 18 яшькә кадәрге балаларның да күпчелегедер, мөгаен, шул сәгатьтә үзәк чыршы янына барырга ашкынып тора. Кайберләре әти-әниләре белән бергә баралар, бергә өйләренә кайталар - андыйларына сүз әйтүче юк. Ә менә үзләре генә йөрүче яшүсмерләр закон бозган булып саналалар. 18 яше тулмаганнарга 22.00 сәгатьтән соң урамда, җәмәгать урыннарында зурлардан башка йөрү рөхсәт ителми.
1 гыйнвар көнне дә төн уртасы узып, байтак вакыт узгач, сәгать 3 белән 4 арасында бик күп кенә баланың әлеге законны бозганы, әти-әнисенең шуңа юл куйганы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып төзелгән административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе каравына тапшырылган.
Узган пәнҗешәмбедә комиссиянең чираттагы утырышында шул хакта җитди сөйләшү алып барылды. Полиция хезмәткәрләренең сүзләреннән аңлашылганча, яңа елның беренче төнендә бер-берсенә карата көч кулланучы егетләр дә, аларга ияреп йөрүчеләре дә булган. Ә мәктәпләрнең дирекциясе, сыйныф җитәкчеләре тарафыннан укучыларга төнге сәгатьләрдә урамда йөрүнең чикләнгәнлеге турында кисәтүләр каникулга киткәндә кат-кат ясалган, хәтта бу хакта имзалары алынган.
1000 сум күләмендә штрафлар балаларның әти-әниләренә салынды. Балигълык яшенә җиткәнче бала өчен ата-ана җавап бирә.
"Беренче тапкырында нигә кисәтү генә ясамыйсыз?" - дип сораучыларга комиссия максималь чара күрүнең сәбәбен дәлилле аңлатты. "Татарстан Республикасының әлеге 71 санлы законы 2010 елның 14 гыйнварында гамәлгә керде. Баштагы елларны кисәтү белән генә чикләндек. Аннары 500 сум түләтергә мәҗбүр була башладык. Әмма нәтиҗәлелеккә ирешмәдек. Чөнки кисәтә торасың, бала төнлә урамда йөрүен дәвам итә тора. Ә бу очракта сүз баланың төнге өчтә-дүрттә дә өенә кайтмаганлыгы турында бара. Шуңа күрә әти-әниләренә карата административ чараның иң югарысын кулланырга - 1000 сум күләмендә штраф түләтергә дигән фикергә килдек".
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 23 гыйнвар, 2013 5 (9751) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев