Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Товар белән шофёрдан «җилләр искән»

Чаллы бизнесмены миллион сумнан артык бәяле товарын югалткан... Шулай да була микән?! Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Машина 37 яшьлек Яр Чаллы эшмәкәренә Мәскәү өлкәсеннән кабельле продукция алып кайткан чакта югалган... Товарның суммасы 1 миллион 407 мең сум, чаллылы ир-ат урындагы полиция бүлегендә гариза язган.


Товарны эшмәкәр 2 июнь көнне заказ биргән, акчасын да тулаем рәвештә күчергән. Тик тиешле вакытка машина килмәгән, шофёрдан да «җилләр искән»! Фирмага шалтыратуларга бер җавап — йөкле машина күрсәтелгән адрес буенча чыккан. Машина йөртүче кая югалган — билгесез, ә аның кәрәзле телефоны сүнгән икән.


Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 «Мошенничество» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шулай итеп, бу әфәнде алданганнар исемлеген тутырган... Ышаныр алдыннан, яхшылап уйлау күпкә хәерлесе инде!
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев