Актаныш

Түрә янында кесәңне капшама, бирә диеп өмет итәр

Бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе ул-ришвәтчелек. Кайсыдыр илләрдә ул яшерен генә дәвам итә, ә кайберләрендә шактый чәчәк атып өлгергән. Аны халык арасында ничек кенә атап йөртмиләр: “калым”, “керем”, “табыш”. Мишәрләр арасында әле “чумара” дигән очраклары да бар. Ришвәтчелек ул шундый күренеш, аның ничек барлыкка килүе һәм югалу серләрен беркем ача алмаган. Тик ул үзенең киң колачын җәеп, кемнәргәдер йөрәгенә яра салып, ил буйлап атлап килә бирә.

   Безнең илдә дә ришвәтчелек, шәхси-иҗтимагый күренеш буларак, үсешен дәвам итә.Җәмгыять өчен ул бик куркыныч тудыра. Ул  кешедәге авыру кебек: аны дәвалау өчен, дөрес диагноз кую кирәк.  Аның чишмә башы  каян башлана, тамырларына күз салыйк әле.

    Тарихи яктан ришвәтчелек күренеше борынгы цивилизация үзәкләрендәге беренче сыйнфый җәмгыятьләр һәм дәүләт берләшмәләре барлыкка килгән чорларга карый. Борынгы кулъязмаларда: “Патшалар, җитәкчеләр алмашына, реформалар үзгәрә. Ә ришвәтчелек, кызганычка каршы, Борынгы Греция  чорыннан ук үзгәрешсез дәвам итә бирә”,-дигән юллар бар. Хәтта ришвәтче чиновниклар турында  бер канатлы гыйбарә дә яшәп килә: “Берәү ярлы килеш бай провинциягә килде, ә бай булып ярлы провинциядән  китте,”- диелә. Иван Грозный боерыклары арасында ришвәтчелекне фаш иткәннәре шактый.    Петр I заманында чиновниклар ришвәтчелекне “рәсми” рәвештә эшләгәннәр.Себер губернаторы Гагаринның ришвәтчелек өчен хөкем ителеп, асып куелуга кадәр җитүе шул турыда сөйли.  Ә 1760 елда император Елизавета ришвәтчелекне тыю турында Указ кабул итә. Югарыдан күренгәнчә, менә егерме  гасырдан артык дәвам иткән бу проблема һаман хәл ителмәгән. Безне закон ясамаган, без законны ясаган, дигән мәкаль югарыда китерелгән мисалларны яктырта түгелме?.

        Татар әдәбиятына күз салыйк. Күренекле драматург  Г.Камалның “Банкрот” комедиясендә Сираҗетдин үзенең “җүләрлеген” тикшереп карау өчен чакыртылган табиб-доктор турында болай ди: “Докторлары нинди кеше икән? Аңа бер биш йөзенне сузмый туры килмәс”, “Акча төрткәч, доктор эреде”, “Бу-доктор түгел, шайтан икән! Яңадан бер биш йөзлекне тамызмый туры килмәс.” Шул рәвешле сүзләре белән  үзенең  дә, докторның да чын йөзен ача. “Акча белән шайтанны да мәчеткә кертеп була”, “Акча белән җүләр дә байый”  дигән мәкальләрнең асылы нәкъ менә шунда инде.

     Рус әдәбиятыннан да күп кенә мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Н.В.Гогольның “Ревизор” комедиясендә ялган һәм ришвәт алып көн күрүче чиновник аппараты тәнкыйтьләнә. Шулай ук бу тема Грибоедовның  “Горе от ума” әсәрендә дә күтәрелә. Мәскәүнең Фамусов җәмгыяте иске гореф-гадәт буенча яшәвен дәвам итә: “җылы урын” эзләп кемгә акча бирергә, карьера үстерү өчен нинди юл сайларга, югары түрәләргә ялагайланып, кызыңны кияүгә кемгә бирергә яисә егетеңне кемгә өйләндерергә? Намуссыз табыш артыннан атлаучы бертөркем кешелер сурәтләнә монда.”Алтын белән алдыйлар, сары май белән майлыйлар, шулай итеп эшне җайлыйлар”диеп халкым юкка гына әйтми, димәк.  Халык иҗатына, әдәбиятка шулкадәр үтеп кергән икән, димәк, ришвәтчелек көндәлек күренешкә әйләнгән.

     Хәзерге заманга кайтыйк. Ришвәтчелек күренешләре белән без кайларда очрашабыз? Шәхсән үзем әлегә мондый очракка туры килгәнем юк.  Тик әти-әниләр авызыннан  еш кына шуларны ишетергә мөмкин: ”Фәлән”  сум акча биреп, улын армиядән алып калганнар, яхшы эшкә урнашу өчен илле-алтмыш  мең сум акча “төртергә” кирәк, хәзер шифаханәгә кереп дәваланыр өчен кимендә ике мең сум алдан түләргә кирәк һ.б. Ришвәтчелек бит ул ришвәт “алучы” белән генә түгел, ә аны “бирүче”  булганга яши бирә. Кайберәүләр уйлавынча, хәзерге заманда бар проблеманы акча хәл итә.”Майламасаң таба купмый”дигән әйтем күпләрнең яшәү девизы буларак яңгырый.

               Минем уйлавымча, халык мәкальләре арасында ришвәтчелекнең  төп сәбәбе-кешенең комсызлыгына бәйле булуын ачыклаганнары да шактый: “Ачкүз һәрчак ач булыр”, “Эт ашап туймас” һ.б. Шәхес бары тик үзенең тормыш-көнкүрешен һәм баюга омтылышын җәмгыять , халык мәнфәгатьләреннән өстен куйса, аның шәхси ихтыяҗлары үсү белән бергә, ришвәтчел тәртипкә кызыгуы да арта.  Ул чакта кешеләр  үзләре биләгән урынны шәхси баю өчен генә файдалана башлыйлар. Байлыкны бар нәрсәдән өстен күреп, гомумкешелек сыйфатларын югалта. Намуссыз табыштан намуслы зарар яхшырак икәнлеге күпкә артка тәгәри. Кеше тормышында зур ялгыш ясый. Үзе дә сизмәстән, җинаять юлына баса. Кесәсендә- акчасы, утырган эш урыны йомшак кәнәфи булмаганнар ришвәтчелек юлын сайлый алмый. Андыйлар зур түрәләр янына барып бары тик эш сораучы булып кала бирә. Татар халкында шундый мәкаль яши: “Түрә янында кесәңне капшама, бирә диеп өмет итәр”. Бүген тирә-ягыбызда яшь түрәләр күбәеп китте. Тик аларның кесәләре калын булса да, эш тәҗрибәләре аз шул.

   

     Күпләр безнең илдә ришвәтчелеккә каршы көрәш- мәгънәсез ул, диләр. Мин моның белән тулысынча килешә алмыйм. Дөрес, бүгенге көндә ришвәтчелек  авыруы көчле таралган, бу факт. Тик башка факт та бар: тиз арада авыруны дәвалау мөмкин түгел, хәтта куркыныч үлем белән тәмамланырга мөмкин. Ришвәтчелеккә каршы көрәш нәкъ шуның кебек, тиз генә юкка чыга торган күренеш түгел.  Минемчә, ныклы уйлап эшләнгән законнар кабул ителү  кирәк. Кешене ике юл сайлау алдында калдырмаска, тырышырга, яшәү тигезсезлегеннән котылу чараларын табарга иде.Нәфеснең тезгене акыл кулында, диелә бер мәкальдә. Ил белән идарә итү төпле акыл белән барсын иде.

Югарыда мисал өчен китерелгән мәкальләрне  янә карап чыктым, уйга калдым. Нинди тапкыр, нинди булган халкым минем! Синең үткен телең, саф акылың белән ничә буын тәрбия ала, яңа ачышлар ясый, гөрләп яши.

  Укымышлы яшь белгечләрнең эш урыннары колач җәеп каршы алсын иде. Илебезнең киләчәге безгә һәм  тормышка булган мөнәсәбәтебезгә бәйле. Җәмгыятебез ничек кенә аталмасын, кешелек сыйфатлары-намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек мәңгелек булып кала. Шул исәптән җәмгыять үсешен тоткарлаучы ришвәтчелеккә каршы көрәш дәвам итә. Киләчәгебез матур, якты булсын дисәк, илдә гаделлек өчен, намус белән яшәү өчен даими көрәш алып барыйк, ваемсызлыктан котылыйк.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: