Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тәртип сакчылары коронавируска каршы вакцина ясату турында 48 ялган сертификат ачыклаган

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 187 мең беркетмә төзелгән.   

Узган ел дәвамында Татарстанның 1800 полиция хезмәткәре эпидемиягә каршы таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоткан. Тәртип сакчылары коронавируска каршы вакцина ясату турында 48 ялган сертификат ачыклаган. 

Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясендә Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте. 

Узган ел кеше күпләп җыела торган меңнән артык урын, 400 меңнән артык сәүдә, җәмәгать туклануы объектлары, транспорт инфраструктурасы, күңел ачу чаралары тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 187 мең беркетмә төзелгән. 

«Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчеләренә үзара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерәм. Эчке эшләр органнарының шәхси составы куелган бурычларның социаль әһәмиятен, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиядән – тиешле хокукый вәкаләтләр һәм кеше ресурслары белән тәэмин ителгән структуралардан тыш – аларның чишелешен тиешле күләмдә һәм тиешле дәрәҗәдә беркем дә тәэмин итә алмавын аңлап, аларны үтәүгә җаваплы карый», – дип билгеләп үтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев