Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Төшерергә рөхсәт ителә

Бу атнадан машина йөртүчеләргә янәдән ЮХИДИ хезмәткәрләрен камерага төшерергә рөхсәт иттеләр. Хәзер алар курыкмыйча инс¬пекторның һәр хәрәкәтен фото һәм видеога төшерә, аудиотасмага яздыра ала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы. Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 20 октябрендә кабул ителгән яңа регламенты нигезендә, «юл хәрәкәтендә катнашучыларга ЮХИДИ хезмәткәрләрен фото һәм...

Бу атнадан машина йөртүчеләргә янәдән ЮХИДИ хезмәткәрләрен камерага төшерергә рөхсәт иттеләр. Хәзер алар курыкмыйча инс¬пекторның һәр хәрәкәтен фото һәм видеога төшерә, аудиотасмага яздыра ала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы.
Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 20 октябрендә кабул ителгән яңа регламенты нигезендә, «юл хәрәкәтендә катнашучыларга ЮХИДИ хезмәткәрләрен фото һәм видеога төшерергә ярый» дигән пункт төшеп калган иде. «Ярый» дигән сүз булмагач, инспекторлар машина йөртүчеләргә бу гамәлне тыя башлаган. Бу шоферлар арасында зур канәгатьсезлек уятты.
Дәүләт автоинспекциясе исә, «Полиция турында»гы закон нигезендә, инспектор фото, видеога төшерүне берничек тә тыя алмый, чөнки Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең эше җәмгыять өчен ачык булырга тиеш, дип кисәтеп куйды.
Дөрес, фотога, видеога төшерергә ярамаган очраклар да бар. Әйтик, машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте булган урынны төшергәндә инспекторга комачауласа, ЮХИДИ хезмәткәре моны тыярга мөмкин. Төбәктә терроризмга каршы операция барса да, фото, видео¬га төшерү тыела. Бу турыда инспектор алдан ук кисәтеп куярга тиеш. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә машина йөртүчеләрне фото, видеога төшерә ала.
чыганак: http://shahrikazan.com/news/tema-dnya/tshererg-rkhst-itel
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев