Актаныш

Тугыз көн буе кыйнаган

Яңа елның озын яллары күпләребез өчен маҗараларга бай чор. 6 нчы гыйнвардан алып 18 нче гыйнварга кадәр район эчке эшләр бүлегендә 16 хәбәр теркәлгән, 6 административ, 3 җинаять эше кузгатылган. 


5 гыйнвар көнне Иске Кормаш авылында яшәүче берәү авылдашына сугып, үтерү сүзләре белән яный. Шул сәбәпле, аңа карата җинаять эше кузгатылды. 
13 гыйнвар көнне билгесез зат райондашыбызның банк картасыннан 2950 сум акчасын урлый. Иксез-чиксез интернет челтәрендә ялган сайтка туры килеп, карта номерларын һәм башка мәгълүматны ачып салу аркасында килеп чыга бу хәл. Әлеге вакытта билгесез затны ачыклау өстендә эш бара. 
Узган елның 30 нчы декабреннән 2020 елның 7 гыйнварына кадәр 1986 елгы райондашыбыз бер ханымга системалы рәвештә кыйнау белән физик газаплар китерә. Әлеге хәлләргә “Башыңа аракы шешәсе белән сугып үтерәм!” сүзләре генә нокта куя. Хәмердән тәмам акылын җуйган сугыш чукмарына шулай ук җинаять эше кузгатылды. 
Ике атна дәвамында 6 административ беркетмә төзелгән: 4 – җәмагать урынында исерек хәлдә йөрү, 1- балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү, 1- вак урлашу. 
Шулай ук бу вакыт аралыгында 140 юл-траспорт хәрәкәтен бозу очрагы һәм 15 механик зыян белән бәйле юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 
Актаныш авылында яшәүче 1966 елгы һәм Аеш авылында яшәүче 1974 елгы райондашларыбыз спиртлы эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә иткән өчен якындагы ике елга, үзләренең акылсызлыгы аркасында җәяүлеләр сафын тулыландырачак. 

 

 

Реклама

 

2019 ел дәвамында районда 231 җинаять теркәлгән. Алдагы ел белән чагыштырганда 12 % күбрәк. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 28 дән 43 кә кадәр арткан. Аеруча үтерү – 5 факт. 2019 елда полиция хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 230,875 литр күләмендә контрафактлы алкогольле продукция тартып алынды, шуларның 60,875 литры – административ хокук бозулар, 170 литры – җинаять эше буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: