Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Төзелеш калдыкларына да закон бар

Төзелеш калдыкларын теләсә кайда калдыручылар тирә-як мохиткә зыян салучылар булып торалар. Юридик затмы ул, шәхси эшмәкәрме, җитештерүчеләрме - кагыйдәләрне бозган һәркем җаваплылыкка тартыла. Ә бу кагыйдәләр район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан расланды. Россия Федерациясе җирле үзидарә оешмаларының гомуми принциплары, тирә-як табигатьне саклау, сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары турындагы федераль законнар нигезендә,...

Төзелеш калдыкларын теләсә кайда калдыручылар тирә-як мохиткә зыян салучылар булып торалар. Юридик затмы ул, шәхси эшмәкәрме, җитештерүчеләрме - кагыйдәләрне бозган һәркем җаваплылыкка тартыла. Ә бу кагыйдәләр район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан расланды.

Россия Федерациясе җирле үзидарә оешмаларының гомуми принциплары, тирә-як табигатьне саклау, сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары турындагы федераль законнар нигезендә, районда төзелеш калдыкларын тәртипкә китерү белән бәйле карар узган елның 30 декабрендә кабул ителде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев имзалаган шушы карарның өстәмәсендә төзелеш калдыкларын куллану кагыйдәләре бәян ителә.
Йортларга, социаль объектларга реконструкция үткәрелгән, капиталь төзекләндерелгән яки яңа төзелешләр алып барылган урыннар төзелеш материаллары калдыкларыннан арындырылырга тиеш. Бу кагыйдәләр юллар төзү-төзекләндерү, инженерлык челтәрләре, җир эшләре сәнәгатенә дә кагыла. Барлык юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә бердәй үтәлергә тиешле әлеге таләпләр төзелеш җиһазларын вакытлыча саклаучыларга да, чималны кабаттан эшкәртүчеләргә дә кагыла. Туфракны, җир өслеген, грунт суларын, атмосфера һавасын пычратуга юл куймау максатыннан, алар махсус чаралар күрергә, кирәгенчә җиһазландырылырга тиешле булып торалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X