Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Урлыйбыз да, урлатабыз да (ФАКТЛАР)

2016 елның беренче яртыеллыгы дәвамында район полиция бүлегендә җинаять, административ, башка төр хокук бозулар турында барлыгы 1362 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Узган ел 1340 булган. Теркәлгән хәбәрләрнең 101е җинаять билгеләре белән, узган ел 89 булган. Теркәлгән җинаятьләрнең 37се урлашу маддәсе буенча кузгатылган, узган ел бу сан 32не тәшкил иткән. Каракларның...

2016 елның беренче яртыеллыгы дәвамында район полиция бүлегендә җинаять, административ, башка төр хокук бозулар турында барлыгы 1362 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Узган ел 1340 булган. Теркәлгән хәбәрләрнең 101е җинаять билгеләре белән, узган ел 89 булган. Теркәлгән җинаятьләрнең 37се урлашу маддәсе буенча кузгатылган, узган ел бу сан 32не тәшкил иткән.
Каракларның корбаннары булып район оешма-хуҗалыклары, район халкы һәм күрше республика гражданнары кала бирә. Мал, бал, кәрәзле телефон, мотоцикл, балыкчы кирәк-яраклары, көймәсе, электр кабеле, двигателе, аккумулятор, чапкыч - чит мөлкәткә кул сузучылардан берсе дә читтә калмый.
Урлашулар ни өчен килеп чыга - аның сәбәпләре һәркемгә билгеледер дип уйлыйбыз. Әйтергә кирәк: зыян күрүче үзе күп очракта караклыкка юл куя. Капка алдында гына калдырылган транспорт, кайвакытта бикләп тә тормыйлар, аның эчендәге акча, автомагнитола, бензин пычкысы, телефон, документ - хуҗасына кирәкмәгәч, чит кеше үзләштерә дә куя. Хуҗа кеше башта үзе эзләп карый, эзләр югалгач, вакыт узгач, полициягә шалтырата. Шәхси хуҗалыклардан төнгә мал бәйләп-бәйләми калдырулар да дәвам итә, мал да тук, хуҗа да тыныч. Тик, икенче көнгә малның югалганы гына билгеле була. Ял итәргә килүчеләр - әллә табигать матурлыгына хозурланыпмы, әллә "кем алсын" дигән беркатлы уй беләнме - салкын аек акылларын иреккә җибәрәләр. Такталачык, Татар Ямалы авыллары янындагы сулыклар тирәсендә ял итүчеләрнең көймәләре, кәрәзле телефоннары, башка кирәк-яраклары югала, урлана.
10 июнь көнендә 16.00-20.00 сәгатьләр арасында Такталачык авылы янындагы сулык ярындагы палаткадан 9 мең сумлык кәрәзле телефон урлана.
12 июньгә каршы төндә Татар Ямалы авылы янындагы сулык ярыннан 62 мең сумлык кармак, башка кирәк-яраклар урлана.
6 июльгә каршы төндә Татар Ямалы авылы янындагы ярдан 112 мең сумлык көймә урлана.
15 июльгә каршы төндә Татар Ямалы янындагы сулыктан 32 мең сумлык "Лоцман М320" маркалы көймә урлана.
Мәгълүм, граҗданнарны үзләренең мөлкәтләренә саксыз караганнары өчен җаваплылыкка тартып булмый. Әгәр дә ул җинаять ясалмаганын белә торып, җинаять булуы турында ялган хәбәр бирсә, бу очракта ул үзе җинаять җаваплылыгына тартыла. Ә вазифаи затлар, җинаять ясауга китергән кимчелекләрне төзәтмәгән очракта (видеокүзәтү урнаштыру, каравыл булдыру, бикне ныгыту) жаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр.
Мари Суыксу авылы янындагы "Агыйдел" хужалыгыннан ике бозау урлыйлар.
25 майга каршы төндә "Эконом" хужалыгына 18612 сумлык зыян китереп, тимер торбалар урлыйлар.
11 июльгә каршы төндә Иске Әгъбәз ашлык тогыннан электр двигателе һәм кабель урлыйлар.
Оешма-предприятиеләрдән шулай ук урлашулар мисалын дәвам итәргә булыр иде.
Авыллар буенча караганда, Ахун авылында яшәүченең өй алдыннан - ит; Чөгәнәдә яшәүченең бакчасыннан - печән чапкычын; Актанышбаш авылында яшәүченең хужалыгыннан - алюмин флягалар; Михайловка авылында яшәүченең - яланнан атын; Актаныш авылында яшәүченең гаражыннан - 4 чиләк бал; Актаныш авылында яшәүченең подъездда калдырылган велосипедын урлыйлар.
Урлатучы да үзеннән жаваплылыкны төшермәсен. Урлашуларны булдырмый калуда алдан чараларны күрегез, вакытында полициягә, участок вәкиленә хәбәр итегез, битараф булмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев