Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Уяу булыйк!

7 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Халык күпләп була торган объектларда террорчылык актларын кисәтү, булдырмау буенча чаралар оештыру һәм үткәрү" темасы нигезендә "Казан- Антитеррор- 2011" оператив-тактик өйрәнү үтәчәк. Өйрәнүнең максаты-республиканың террорчылыктан сакланышын тикшерү, террорчылык актларын кылырга ниятләгән затларны эзләү һәм тоткарлау буенча чараларның нәтиҗәлелеген арттыру. Шартлы (условный) террорчылар төркеме...

7 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Халык күпләп була торган объектларда террорчылык актларын кисәтү, булдырмау буенча чаралар оештыру һәм үткәрү" темасы нигезендә "Казан- Антитеррор- 2011" оператив-тактик өйрәнү үтәчәк. Өйрәнүнең максаты-республиканың террорчылыктан сакланышын тикшерү, террорчылык актларын кылырга ниятләгән затларны эзләү һәм тоткарлау буенча чараларның нәтиҗәлелеген арттыру. Шартлы (условный) террорчылар төркеме республикага мөмкин булган барлык юллар буенча үтәргә тырышачаклар. Җирлекнең күрше республикалар белән дә чиктәш булуын истә тотып, хөрмәтле гражданнар, уяулыкны һәм игътибарны тагын да көчәйтсәк иде. Чит кешеләр торак йортларның подвал, чорма (чардак), яки кеше яшәмәгән буш, хуҗасыз йортларга үтәргә ихтимал. Гражданлыгы булмаган чит ил кешеләре эшкә урнашырга теләргә ихтимал. Шартлы диверсантлар (20-40 яшьләрдәге ир-атлар, хатын-кызлар) халыкка яшәргә кертүләрен, автотранспорт сорап, sim- карта һәм мобиль телефоннар сатып алуны сорап, шулай ук кеше күп була торган объектларга нинди дә булса әйберне алып керергә сорап мөрәҗәгать итәргә, шулай ук кибетләрдән, даруханәләрдән зур күләмдә химик матдәләр алырга ихтимал.

Хөрмәтле райондашлар, шикле тоелган кешеләргә, машиналарга юлыкканда, кичекмәстән 02, 3-04-02 телефоны аша эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. Үз иминлегебез үзебезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев