Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Уяулык сорала

2012 елның 14-16 июнь көннәрендә Волгоград өлкәсендә түбәндәге мошенниклык очрагы кылынган. Мошенникларның берсе фатирга керә һәм фатир хуҗасына йорт янында гына пакет калдыруын, әлеге пакетның югалуын аңлата. Пакет эчендә туй мәҗлесе яздырылган кассета (диск) булуын һәм аның бик кадерле икәнен әйтә. Әгәр тапсагыз дип, үзенең кәрәзле телефон номерын калдыра. Берничә...

2012 елның 14-16 июнь көннәрендә Волгоград өлкәсендә түбәндәге мошенниклык очрагы кылынган.
Мошенникларның берсе фатирга керә һәм фатир хуҗасына йорт янында гына пакет калдыруын, әлеге пакетның югалуын аңлата. Пакет эчендә туй мәҗлесе яздырылган кассета (диск) булуын һәм аның бик кадерле икәнен әйтә. Әгәр тапсагыз дип, үзенең кәрәзле телефон номерын калдыра. Берничә сәгатьтән соң икенче ир-ат килә, кассета (диск) табуын әйтә, үзенең телефоныннан беренче ир-атка шалтырата. Беренче мошенник соңрак киләчәген әйтә, фатир хуҗасыннан, дискны табып алып килгән ир-атка акча биреп торуын үтенә. Шуннан соң алар икесе дә юкка чыга.
Җинаять кылуда шикләнелүче ир-атларның берсе 30-35 яшьләр тирәсендә, буе 170 см, кара чәчле, зәңгәр төстәге футболка, күк төстәге джинсы чалбар кигән; икенчесе 25-30 яшьләр чамасында, буе 160 см, чәче аксыл төстә, ачык төстәге футболка, чалбар кигән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев