Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Узган ел район мәхкәмәсендә 65 җинаять эше каралган

Шуны искәртеп китү урынлыдыр, 2013 елга караганда 13кә азрак ул. Хөкем ителүчеләр саны - 67. 9 кешегә карата җинаять эше зыян күрүче белән үзара килешү сәбәпле туктатылган. Аеруча авыр җинаять кылган 4 кешегә карата иректән мәхрүм итү җәзасы кулланылган. 19 кеше - авыр, 38 кеше уртача авырлыктагы жинаять кылган, алар...

Шуны искәртеп китү урынлыдыр, 2013 елга караганда 13кә азрак ул. Хөкем ителүчеләр саны - 67. 9 кешегә карата җинаять эше зыян күрүче белән үзара килешү сәбәпле туктатылган. Аеруча авыр җинаять кылган 4 кешегә карата иректән мәхрүм итү җәзасы кулланылган. 19 кеше - авыр, 38 кеше уртача авырлыктагы жинаять кылган, алар да канунда каралган тиешле җәзаларын алганнар. Җинаятьчеләрнең 35ен исә канунга каршы гамәлләр кылуга исерткеч эчемлекләр куллану этәргән.
Җинаять эшләренең шактый өлеше кеше мөлкәтенә кул салу фактлары буенча кузгатылган. Шунысы кызганыч, узган ел юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу буенча каралган эшләрнең саны да арткан: барысы 10 эш каралды.
Күптән түгел хатын-кыз тарафыннан кылынган мошенниклык буенча квалификацияләнгән җинаять эше каралды. Мондый төр эш буенча без алдагы саннарда да халыкның уяу булуын сорап язып чыккан идек. Мәсәлән, 2 чегән хатыны бер авылда яшәүче әбинең йортына кереп, аны авыруларыннан азат итәбез, дип алдалап, ышанычына кереп, зур суммадагы акчасын алып качалар. Әби, хәтта өендә булган акчасыннан тыш, үз куллары белән кара көнгә дип банкка салынганын да аларга тапшыра.
Җинаять кылучылар арасында хатын-кызлар булуы да борчулы фал. Күптән түгел алар тарафыннан кылынган 3 урлашу факты суд утырышында каралды. Ә "гүзәл зат"ларның берсе, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә, пычак белән иренә авыр тән җәрәхәтләре ясап, сәламәтлегенә зыян сала. Тормышта бит хатын-кызны дөньяны алып баручы ир-егетләргә ныклы терәк, ышанычлы тормыш юлдашы итеп күрергә телибез. Гаилә учагын да саклый, дәүләт эшенә дә өлгерергә тиеш бит замана хатын-кызы. Исерткеч эчемлек кулланып, тавыш чыгарып, кеше малына кул сузып йөрү бер генә хатын-кызны да бизәми. Район мәхкәмәсендә узган ел барысы 9 хатын-кызга карата җинаять эше каралган.
Хөкем карары чыгарганда судья хөкем ителүченең шәхесен, нинди сәбәпләр аны әлеге гамәлне кылырга этәргәнлеген, җаваплылыкны җиңеләйткән һәм авырайткан шартларны искә алуын кабатлап китәбез. Шул шартлардан чыгып быел 14 кешегә карата иректән мәхрүм итү җәзасы, 3 кешегә - иреген чикләү, 3 кешегә - мәҗбүри эшләр, 17 кешегә штраф түләү җәзасы кулланылган. 28 кешегә карата шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән, бу затлар үзләренең тәртипләре белэн төзәлүләрен исбатларга тиеш. Вакытында җәза үтәтү инспекциясенә теркәлүгә килеп йөрсәләр, җәмәгать тәртибен бозмасалар, кабат жинаять юлына басмасалар, бирелгән җәзадан алданрак азат итү мөмкинлеге бар. Ә хөкем карары белән билгеләнгән таләпләр үтәлмәгән очракта, инспекциядән кергән тәкъдимгә нигезләнеп шартлы рәвештә хөкем ителү гамәлдән чыга һәм хөкем ителүче иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелә. 2015 елда инспекциядән кергән тәкъдимгә нигезләнеп, район һәм җәмәгать судында 5 хөкем ителгән зат вакытыннан алда җәзадан азат ителгән, 5 кеше җәза үтәү өчен ирегеннән мәхрүм ителгән. Шулай ук 21 хөкем ителгән затның шартлы рәвештә хөкем ителүе озайтылган, ә 19 кешегә тагын өстәмә бурычлар йөкләнгән.
Мәхкәмәдә җинаять эшләре генә түгел, гражданнар арасында килеп чыккан төрле дәгъвалар да карала. 2014 елда район мәхкәмәсендә барысы 762 гражданлык эше каралган: банкларга вакытында кредитларын түли алмаган затлардан акча эзләү, юридик әһәмияткә ия булган фактларны раслау, шуларның күп өлеше - хокук билгеләүче документлар шул кешенеке булу фактын раслау, хезмәт бәхәсләре, күчемсез милек белән бәйле һәм башка төр гаризалар буенча эшләр каралды.
Ике дәгъвачының берсе генә хаклы була ала, шуңа күрә суд карары ничек кенә гадел булмасын, мәхкәмәдә оттыручы якның кайсы да булса әлеге карар белән канәгать булмый. Суд карары белән килешмәгән очракта,Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге каралган. Шикаять бирү вакыты - 1 ай. Мәхкәмә карары буенча язылган шикаять район суды аша бирелә һәм апелляция инстанциясендә карала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев