Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Велосипед... Мопед... Скутер...

15 майда Бөтенроссия күләмендә үтә торган "Игътибар - Балалар!" операциясенең беренче этабы башланды. Операция балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатында үтә. Исегезгә төшерәбез: 14 яше тулмаган бала машина юлында велосипедта йөрергә тиеш түгел, 16 яше тулмаган балага скутер белән идарә итәргә рөхсәт ителми. 12 яше тулмаган пассажир бала яшь үзенчәлегенә...

15 майда Бөтенроссия күләмендә үтә торган "Игътибар - Балалар!" операциясенең беренче этабы башланды.
Операция балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатында үтә. Исегезгә төшерәбез: 14 яше тулмаган бала машина юлында велосипедта йөрергә тиеш түгел, 16 яше тулмаган балага скутер белән идарә итәргә рөхсәт ителми.
12 яше тулмаган пассажир бала яшь үзенчәлегенә карап балалар өчен махсус урындыкта, яки адаптер-каешлар белән йөртелергә тиеш. Кызганычка каршы, операцияне күңелсез хәлләр белән башлап җибәрергә туры килде. IX һәм X сыйныфта укучы ике бала, мопед белән идарә итеп, 22 сәгать 25 минутларда автомашинага бәреләләр. Икесе дә тән җәрәхәтләре алды. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга игътибарлырак булсагыз иде, кич йөрү вакытларын исегездән чыгармагыз, һәр транспорт төренең куркыныч чыганагы булуын да истә тотарга кирәк.
21 май көнне 1998 елгы балигъ булмаган бала скутер белән идарә итә. Скутер ЮХИДИ бүлегенең махсус стоянкасына ябылды. Әти-әнигә карата административ беркетмә төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев