Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Велосипедыңны сакла

Велосипед алырга уйладыгызмы? Ә аны кайда саклаячаксыз, кайда урнаштырачаксыз? Бу сораулар хәл ителгәнме? Һәр җәйдә, велосезон башлану белән, подъездлардан велосипед урлау очраклары була. Күп очракта, угрылар ачыкланмый да кала. Район үзәгендә урнашкан күпкатлы йортларның кайсы подъездына кермә, велосипед, я коляскага тап буласың. Велосипедларын урлатып, ике граждан районның полиция бүлегенә мөрәҗәгать...

Велосипед алырга уйладыгызмы? Ә аны кайда саклаячаксыз, кайда урнаштырачаксыз? Бу сораулар хәл ителгәнме? Һәр җәйдә, велосезон башлану белән, подъездлардан велосипед урлау очраклары була. Күп очракта, угрылар ачыкланмый да кала. Район үзәгендә урнашкан күпкатлы йортларның кайсы подъездына кермә, велосипед, я коляскага тап буласың. Велосипедларын урлатып, ике граждан районның полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә өлгерде инде.
Урланган велосипедларның билгеләренә килгәндә: беренчесенеке - "Стелс" маркалы, рамы кызыл төстә, арткы крылосы юк, утыргычы алыштырылган, икенчесенеке - "Форвард" маркалы, яшүсмерләр өчен, кызыл төстә, берничә тизлекле. Мәгълүматы булганнар 3-04-02, 02 телефоннарына шалтыратуыгыз сорала.
Иң аянычы: халык үз мөлкәтенә үзе җаваплы булырга тиеш икәнлеген аңларга теләми. Чөнки җайлы юл бар бит: подъездда калдырасың да, эшең бетте. "Моңа кадәр торды бит әле, урласалар, полициягә хәбәр итәрбез". Әнә шундый фикердә күпчелек. Кирәк булмагач, ник алып торырга иде соң? Дөрес, арада җаваплы карашлы кешеләр дә бар. Көн дә велосипедларын чистартып, өйләренә алып кереп йөри торган уңган хуҗалар алар. Ике-өч велосипеды булган кешеләр дә мәсьәләне чишү юлларын тапканнар: велосипедларын махсус шкафларга урнаштыралар. Әлеге шкафның ясалышы турында интернет челтәреннән мәгълүмат алырга мөмкин. Подъезддамы, башка урында калдырасызмы - һичьюгы, йозакка бикләгез. Ике йозак булса, бигрәк яхшы. Беренчедән, угры тиз генә алып китә алмаячак, икенчедән, кем дә булса күрергә мөмкин.
Велосипедыгызның документларын да ерак куймагыз, андагы мәгълүмат югалган әйберләр базасына кертелә.
Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә таләпләр шактый катгыйланды. Шул исәптән, подъездда калдырып, үтәргә комачаулык тудырган велосипед-коляска хуҗаларына карата да. Административ хокук бозуларның 20.4 маддәсе буенча штрафка тарту очраклары ешайды.
Гаилә дусты булган велосипедыгызга сакчыл һәм игътибарлы булыгыз. Урлашулар өчен мөмкинлекләр калдырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев