Яңа елдан пенсия 5,9 процентка артты, әмма бөтен кешегә дә түгел
Пенсия күләме күпмегә артты- бүген пенсия алучылар Яңа елдан гамәлгә кергән индексация турында аеруча нык кызыксына. Бүгенге брифингта пенсия бүлеге җитәкчесе Булат Басыйров шул хакта сөйләде.
Пенсиянең иминиятләштерү өлеше 5,9 процентка артты, гыйнвар аеннан өлкәннәрнең кулларына арткан пенсияләр килеп керәчәк. Ләкин бу арту барлык пенсионерларга да кагылмый.
Айлык акчалата түләүгә (ЕДВ) индексация 1 февральдән, дәүләт пенсияләренә 1 апрельдән көтелә, диде район пенсия бүлеге җитәкчесе Булат Басыйров.
500 райондашыбыз түбән пенсияле булып исәпләнә иде. Аларга федераль социаль өстәмә бирелеп килсә дә, баштарак нибары 8232 сум, аннан 8400 сум пенсия акчасы алдылар. Быелдан минималь пенсия күләме 9250 сумга күтәрелде.
Булат Мөзәллиф улы 2022 елдан социаль яклау үзәгеннән күчерелә торган социаль түләүләрнең хәзер пенсия бүлегеннән ияләренә барып җитәчәген әйтте. Моның өчен каядыр барып гариза язарга кирәк түгел. Бу төр түләүләр алучыларга социаль яклау бүлегеннән телефоннарына смс-хәбәрләр җибәрелгән. Кәрәзле телефоннары булмаганнарга авыл җирлекләре аша хәбәр ителгән. Бала карау өчен бирелә торган айлык түләүләр, бала тугач бирелә торган бер тапкыр түләү, тәрбиягә бала алганнан соң гаиләгә бер тапкыр бирелә торган түләүләр, хәрбиләрнең балаларына, хатыннарына бирелә торган айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр- җәмгысе, саный китсәк, андый түләүләр саны 23кә җыела. Шул исәптән Чернобыль катастрофасын бетерүдә катнашкан райондашларыбызга да күпсанлы түләүләр пенсия белән бергә килә башлаячак.
Әгәр сорауларыгыз туса, стационар телефоннан район пенсия бүлегенә 074 номерына, кәрәзле телефоннан Актаныш коды белән 07411 номерына шалтыратып белешегез. Район пенсия фондына алдан язылып килү сорала. Бу очракта белгечләргә чиратсыз кереп белешмә ала аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев