Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа елдан шәхси затларга машиналарына техник карау үткәрү ирекле

2022 елдан көченә кергән Федераль закон нигезендә, бары тик шәхси максатларда гына кулланыла торган физик затларның җиңел автомобильләре, мотоциклларына техник карау уздыру мәҗбүри түгел. Ягъни техник карау ирекле.

                 Әмма машинаны сатарга карар иткән очракта, техосмотр узарга кирәк. Транспортны исәпкә куйганда яки транспортның хуҗасы алышынганда диагностика картасының булуы мәҗбүри. Бу таләп машинаның яше 4 елдан артып киткәннәргә кагыла.
              Әгәр автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр кертергә уйласагыз, ЮХИДИдә теркәлгәндә диагностика картасы һичшиксез кирәк. Бу очракта автомобильнең чыккан елы роль уйнамый.
Хезмәт транспорты һәм таксида йөрүче транспортларга техосмотр үткәрү, диагностика карталарын рәсмиләштерү мәҗбүри. 
             Чыгарылу вакыты 5 елга кадәрге автобус һәм таксилар елга бер тапкыр, ә 5 елдан артканда ярты елга бер тапкыр техник карау үтәргә тиеш. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев