Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яңа кануннар карарларны үзгәртергә мәҗбүр итә

28 март көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме җиденче утырышы булып узды. Каралган мәсьәләләрнең күпчелеге электән кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертү, комиссия составларын раслау, нигезләмәләр кабул итү турында. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Илфак Барыев алып барды. Шулай ук анда район башлыгы вазифаларын башкаручы...

28 март көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме җиденче утырышы булып узды. Каралган мәсьәләләрнең күпчелеге электән кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертү, комиссия составларын раслау, нигезләмәләр кабул итү турында.
Утырышны район Советы рәисе урынбасары Илфак Барыев алып барды. Шулай ук анда район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев катнашты.
Район контроль-хисаплау палатасы рәисе Мәрьям Яинова районның контроль-хисаплау палатасының 2012 елда башкарган эшләре турындагы хисабы белән таныштырды. Утырышта каралган икенче мәсьәлә буенча да сүз Мәрьям Мөхәммәт кызына бирелде. "Муниципаль берәмлекләрнең һәм Россия Федерациясе субъектларының контроль-хисаплау органнары эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында"гы 2011 елның 7 февралендә кабул ителгән 6 санлы Федераль законга нигезләнеп, тышкы муниципаль финанс контролен авыл җирлекләре дәрәҗәсеннән муниципаль район дәрәҗәсенә тапшыру турында авыл җирлекләре һәм район җирлеге вәкиллекле органнары арасында килешүләр төзү турында карар кабул ителде.
Тышкы муниципаль финанс контролен тормышка ашыру буенча авыл җирлекләре һәм район җирлеге вәкиллекле органнары арасында төзеләсе килешү формасы расланды.
Авыл җирлекләре вәкиллекле органнарына тиешле карарлар кабул итәргә тәкъдим ителде.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 3 апрель, 2013 25 (9771) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев